Чишмэ
+17 °С
Облачно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
10 Сентября 2020, 08:55
Чишмәгә танылган кунаклар килде
5 сентябрьдә Чишмә чиркәвендә мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, Рәсәй Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Инга Юмашева, рәссам, Мәскәүнең рәссамнар берлеге, Халыкара сәнгать фонды әгъзасы Людмила Коледина (аның эшләрен 21 сентябрьгә кадәр «Урал» картина галереясында күрергә була), Рәсәйнең атказанган мәдәният эшлеклесе, сәнгать белгече Семен Белов һәм башкалар булды.
Кунаклар шулай ук Тарих-крайны өйрәнү музеенда, хаҗи Хөсәен бәк исемендәге мәчеттә һәм Чишмә районының башка истәлекле урыннарында булдылар. Успение чиркәве башлыгы Владимир Жданов аларны район буенча сәфәрдә озатып йөрде, аның сүзләренә караганда, районның табигате һәм истәлекле урыннары кунаклар күңелендә яхшы тәэссоратлар калдырган, алар шулай ук бик күп сәләтле язучыларның, шагыйрьләрнең һәм сәнгать эшлеклеләренең Чишмә районыннан булуын билгеләп үткәннәр.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"