Чишмэ
-5 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
6 сентябрь 2020, 17:46

Катык – тәмле һәм шифалы ризык

Элек Чишмәне катык башкаласы дип йөрткәннәр. Райондагы җиде могҗизаның берсе дип тә юкка гына билгеләнмәгәндер ул.

Катык сүзе «катып» дигән сүздән килеп чыккандыр, мөгаен (катык катып ашау). Кайберәүләр ул «каты» (куе) дигән сыйфат сүздән ясалган, дигән фикердә. Сөттән ясалган бу ризык төрле милләт кухняларында бар. Ул – күп халыкларның яраткан ризыгы. Калмаш авылында яшәүче Любовь Ибраһимова аны әнисе өйрәткән рецепт буенча ясый.
– Балачакта мәктәптән кайткач яки урамнан уйнап кергәч катык ашый идек. Әтинең печән чабарга барганда һәрвакыт ун литрлы фляга белән әйран алганы истә калган. Гаиләдә 12 бала үстек, барыбыз да бергәләп басуда эшли идек. Катыктан ясалган әйрән сусынны баса, шул ук вакытта туклыклы да, – ди ул.
Любовь Ибраһимова катыкны аертылган сөттән дә, аертылмаганыннан да ясый. Оеткысы булмаса, әчетер өчен кара икмәк, булса, электән ясалган катыгын сала. Алда язып үтүебезчә, ул күп балалы гаиләдә үскән, үзләре дә тормыш иптәше Альфред белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Сүз уңаеннан, балаларының дүртесе Калмашта яши, алтысының үз гаиләсе бар.
Гадәттә ул катыкны зур кәстрүлдә ясый. Сөтне кайнатып чыгара да, утны киметә төшеп тагын озаклап кайната, вакыт-вакыт болгаткалап ала. Сөт күләме чиреккә кимегәч, уттан алып 30 градуска кадәр суыта. Аннары оеткы салып җылы урынга куя. Җиде-сигез сәгатьтән катык әзер була. Сөттән кызыл эремчек тә ясый. Аны бигрәк тә оныклары ярата (Ибраһимовларның тугыз оныгы бар). Кайчагында төсе матур булсын өчен катыкка пешкән чөгендер дә өсти, ә оныклары төрле кайнатма кушып йогырт ясап ашый.
Катык борынгы заманнардан бирле билгеле һәм озын гомер бүләк итүче дәвалау үзлекләре белән дан тота. Куелыгы буенча ул каймакны хәтерләтә, хуш исле, ә тәме нинди рецепт буенча ясалуга карап, баллы, төче һәм әчкелтем дә була.
Ул шулай ук «начар» холестерин күрсәткечләрен киметә һәм кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра, бу тромбоз, инсульт һәм инфаркт куркынычын киметергә мөмкинлек бирә. Бәвел кудыру үзлеге булганга күрә, бөердә һәм сидек куыгында ташлар барлыкка килүгә һәм ялкынсынуга каршы көрәшә. Иммунитетны күтәрә, стресс йогынтысын киметә, организмга ял итәргә мөмкинлек бирә, йокы сыйфатын яхшырта, йөрәк мускуллары эшен җайга сала һәм физик йөкләнешләрдән соң көч бирү сәләтенә ия. Катык йөклелекнең башлангыч чорында токсикозны киметә. Өстәвенә, анда бу чорда хатын-кызларга җитми торган витаминнар һәм минераллар да бар.
Бала туганнан соң беренче айларда бу сөт ризыгы матдәләр алмашын җайга сала, эчәклек микрофлорасын торгыза һәм күп кенә яшь әниләр өчен хас булган борчылуны киметә.
Катыкның калориясе күп түгел, ул организмны шлаклардан чистарта һәм метаболизмны тизләтә. Шуңа күрә аның майсызландырылганын диетик менюда да кулланырга кирәк. Катыкның зыяны юк диярлек. Ашказанында югары кислоталылык, гастрит һәм җәрәхәтләр булганда гына кулланырга ярамый.
Әлеге тиз бозыла торган ризыкны саклап калырга тырышып, аны эшкәртү һәм төрле ризыклар пешерү әмәле дә уйлап табылган. Картәниләребез аннан корт, сыр һәм кызыл эремчек ясаганнар.
Читайте нас