Чишмэ
-2 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
26 август 2020, 16:32

Уңган куллы абый белән сеңел

Хәзер күпләр өйләрен матур итеп бизәргә омтыла, ә өйтүр бакчаларда чәчәкләр генә түгел, шулай ук кызыклы сыннар һәм матур итеп эшләнгән эскәмияләр дә күрергә мөмкин.

Арслан авылыннан абыйлы-сеңелле Гөлназ һәм Илнур Ибатовлар да эскәмияләр, балалар мәйданчыклары һәм бакча сыннары ясау белән шөгыльләнә.
Аларның капкасын үтеп керү белән бу йортта иҗатка мөкиббән киткән кешеләр яшәвен аңлыйсың. Йорт алдын чәчәкләр, төрле сыннар бизи, матур итеп эшләнгән беседка тора.
– Чәчәкләрне әниебез Альбина Рифгать кызы утырта, ул тумышы белән бу авылдан, беседканы абыем эшләде, ә бакчага куя торган төрле сыннарны үзем ясыйм, алар йорт алдында гына түгел, берничәсе өйдә дә бар, – диде Гөлназ.
– Мишкә районыннан күченеп килгәндә, бу урында бернәрсә дә юк иде диярлек, – диде Илнур.
Гөлназ өч ел элек интернетта осталык класслары күрсәтелгән видеороликлар караганнан соң, бакчага кую өчен сыннар ясау белән шөгыльләнә башлаган.
– Балачакта ук гәзиттән, сәйләннән төрле әйберләр ясау белән шөгыльләндем, ә сыннар ясау белән мавыкканым булмады. Интернеттан карап, әллә үземә дә эшләп караргамы, дип уйладым. Остаханә төзеп, кирәкле станоклар сатып алдым да, эшкә керештем. Кечкенә заказлардан башладым, кемгәдер керпе сыны эшләдем, кемдер куяннарга заказ бирде, ә хәзер тәҗрибәм арткач, зуррак сыннар ясыйм, – диде ул.
Илнур Ибатов Уфада кадетлар корпусында, аннары Чиләбедә югары хәрби авиация училищесында белем алган.
– Аннан соң мине Курган өлкәсенә җибәрделәр, анда хәрби-һава гаскәрләрендә хезмәт иткәннән соң төзелештә балта остасы булып эшләргә өлгердем, ә арытаба үз эшемне ачарга булдым. Менә дүрт ел инде балалар мәйданчыклары, беседкалар ясау белән шөгыльләнәм. Үз эшемне гаражда эскәмияләр, бакчага кую өчен таганнар һәм комлыклар ясаудан башладым. Соңрак производствоны киңәйтергә булдым, чөнки гараж алды балалар мәйданчыклары һәм башка әйберләр белән тулды, – дип сөйләде Илнур.
Әлеге вакытта аның өенә якын гына участокта столярлык цехы һәм пилорамасы бар.
– Хәзер күбрәк балалар мәйданчыклары эшләү белән шөгыльләнәбез, чөнки аларга ихтыяҗ зур. Җитештерүне киңәйтү турында уйлыйм, чөнки урын җитми башлады. Гөлназның да эшләре яхшы бара, заказлар күп. Иң мөһиме нәрсә белән дә булса шөгыльләнү теләге булу, кул кушырып утырмаска кирәк, дип исәплим, – дип нәтиҗә ясады ул.
Читайте нас