Чишмэ
-12 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
14 август 2020, 16:46

Спаска – бал белән белен

Православие динендәгеләр ел саен август аенда өч Спас – Бал, Алма һәм Чикләвек спасын – уңыш җыюга багышланган борынгы бәйрәмнәрне билгеләп үтә.

Христианнарда бу сүз Иисус Христос, Спаситель исеменнән алынган. Әмма рус халкында бәйрәмнең килеп чыгышы турында башка аңлатмалар да бар – бу озын кышка уңыш запасы җыеп калу («спасаться») дигәнне дә аңлата. Августтагы һәр Спасның үз тарихы һәм хәтта бәйрәмдә табынга куелучы үз сые бар. Бал спасы өчен гадәти сый – баллы камыр ризыклары: прәннекләр һәм беленнәр.
Леонидовка авылында яшәүче умартачы Геннадий Шавров та безне өенә чакырып бал һәм белен белән сыйлады.
– Менә бу беренчегә аертылган юкә балы, монысы – карабодайныкы. Быел кортлар балны әйбәт җыйды. Бакча артында гына көнбагыш, елга аръягында карабодай басулары бар. Шуңа күрә баллы культуралар җитәрлек. Юкә урманы һәм болыннар да ерак түгел, – диде Геннадий.
Леонидовка Әмин авылыннан ике-өч чакрым ераклыкта урнашкан. Якында кечкенә генә буа да бар. Аның артында – кырлар. Анда көнбагыш, карабодай, борчак үсә. Юлның сул ягында да болыннар җәйрәп ята. Монда «Дорожник» җәмгыяте маллар өчен тукранбаш, вика һәм кандала үләне үстерә. Болын-кырларда да үсемлекләр күп – бу кортларга мул итеп бал җыярга мөмкинлек бирә.
– Без гаиләдә ун бала үстек, әлеге вакытта мин, ике энем һәм сеңлем Леонидовкада яшибез. Барыбызның да умарталыклары бар, беребезнең дистәләп булса, икенчебезнеке күбрәк, – дип сөйләде ул. – Кем күпме булдыра ала, мал-туарны да, умартаны да шулкадәр асрыйбыз. Бал сату белән проблема юк, үз сатып алучыларыбыз бар. Умарталарны арттыра да алыр идек, тик хатыным белән икебез дә эшлибез, ул «Дорожник» җәмгыятендә – пешекче, мин – Әмин авылында фермерда. Ә бал кортларын бала караган кебек карарга кирәк бит.
Геннадий Сергеевич үзенең «Т-40» һәм «Т-25» тракторларын, тагылма коралларын күрсәтте. Ул борынгы печән җыю җайланмасын да саклаган. «Дуңгызлар да, кош-корт та асрыйбыз... Авылда яшәп тә мал тотмасаң?!», ди ул. Геннадийның да, Павел белән Алексейның хуҗалыклары да ныклы. Бер-берсенә ярдәм итеп, кулга-кул тотынышып яшиләр. Ун бертуганның берсе Мәскәүдә яши, тамырлары шул яктан булгангадыр, күрәсең (чөнки Геннадийның әтисе Сергей һәм абыйсы Владимир Шавровлар 1942 елның язында, эвакуация чорында, Мәскәүдән Леонидовкага килеп урнашкан), кемдер – Кырымда. Сүз уңаенда, Геннадий Сергеевич да армиядән соң Кырымда яшәгән. Анда ул үзенең мәхәббәтен – булачак хатыны Татьянаны очраткан. Кыз күрше Благовар районының Восточный авылыннан булып чыккан. Кырымда матур һәм җылы булса да, яшьләрнең туган якка кайтасылары килгән. Өстәвенә, Татьянага андагы табигатьнең һавасы килешеп бетмәгән. Шулай итеп алар да Леонидовкага кайтып яши башлаганнар. Бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Евгений өйләнгән, ике баласы бар – Добрыня һәм Ульяна. Аларга дәүәти-дәүәниләре янында кунакта булу бик ошый. Уллары бал аертышырга кайта. Бергәләп бакчада эшлиләр, нинди төр яшелчә бар – кабак, фасоль, кәбестә, борыч, помидор, кыяр, барын да үстерәләр, аларны тозлап-маринадлап кышка әзерләп куялар.
Читайте нас