Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
12 август 2020, 17:50

Хыялы тормышка ашкан

Чишмә поселогында яшәүче 17 яшьлек Искәндәр Насыйровның күптәнге хыялы тормышка ашты – квадроцикллы булды.

Ул аны үзе җыйган акчага сатып ала, тик техника берничә метр үтү белән ватыла. Егет транспортны ремонтлау һәм аңарда җилдереп йөрү теләге белән яна. Чишмә районында яшәүче битараф булмаган кешеләр: Павел Федоров, Марат Гыйрфанов һәм Рөстәм Фәхретдинов аның хыялын тормышка ашырырга теләк белдерә, ватылган квадроциклны ремонтлауга алына.
– Ватык техниканы карарга баргач, төзәтеп булыр микән дип икеләндем. Квадроцикл бик начар торышта иде, чөнки моңа кадәр ремонтлаганда егетне алдаганнар. Бу эшкә тотынгач, техниканы янәдән сүтеп җыйдык, күп нәрсәне – йөрү өлешен, электриканы һ. б. алыштырдык. Бик күп эш башкарырга туры килде. Ярдәм итүчеләргә рәхмәт, чөнки без исәп ачтык һәм күп кенә чишмәлеләр Искәндәрнең хыялын тормышка ашыру өчен безгә яздылар, шалтыраттылар һәм акча җибәрделәр, – дип сөйләде Павел Федоров.
– Хәзер квадроциклны йөртү шактый җиңел, барысы да кул белән идарә ителә, шулай булгач сәламәтлек мөмкинлеге чикле егеткә аны йөртү авыр булмаячак.
Егет спастик диплегия (ике яктан да мускуллар функциясе бозылу) белән авырый. Искәндәр бик аралашучан егет, төрле конструкцияләр төзергә ярата, компьютерлар, мототехника белән мавыга, хәтта үз сайтларын булдыра.
Ул квадроцикл тавышын ишетүгә урамга ашыккан. «Двигатель тавышын ишетү белән шунда ук миңа килгәннәр, дип уйладым!» – диде шатлыгы эченә сыймаган Искәндәр.
– Аны күрү мизгелен минутлап санадым. 12 яшьтән квадроцикл турында хыялландым, әмма сатып алырга мөмкинлек булмады, аннары әкренләп акча җыя башладым. Аны төзәтергә ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә, – диде ул.
Йөзендә елмаю балкыган Искәндәр руль артына утырып берничә метр йөреп тә килде, Павелның квадроциклга идарә итү кагыйдәләре турында сөйләвен игътибар белән тыңлады.
Павел Федоров әйткәнчә, Искәндәр белән булган вакыйга аны киләчәктә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хыялын тормышка ашыру өчен хәйрия фонды оештыруга илһамландырган.
Читайте нас