Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
5 август 2020, 14:10

Тормыштан җыр белән

Коронавирус пандемиясе барлык өлкәләрдәге, шул исәптән мәдәният өлкәсендәге планнарны да сызып ташлады.

Фольклориада-2020 киләсе елга күчерелде, бу дөньякүләм чара Башкортстанда, аерым алганда, Чишмә районында үтәргә тиеш иде.
– Эх, без дә Фольклориадада катнашырга тиеш идек, алдан күпме әзерләндек. Барысы да җайга салыныр һәм бу чара киләсе елда үткәрелер, дип өметләнеп калабыз, – диде Шөнгәккүл авыл Мәдәният йорты мөдире, «Рябинушка» фольклор ансамбль әгъзасы Наталья Гуторова.
«Рябинушка» ансамбле 1987 елда оештырылган. «Ул елны миңа бер бәла артыннан икенчесе килде. Җырларга яратуымны белгән Галина Вахитова миңа күңел төшенкелегенә бирелмәскә ярдәм итте. Бәйләм бәйләп, рус халык җырларын җырлап, чәй эчеп кич утырулар оештырды. Шулай итеп, без 1987 елдан башлап кич утыра башладык, 19 кеше идек. Гармунчыбыз Николай Лузин да бар иде», дип искә ала ансамбльдә катнашучы иң өлкән кеше, 83 яшьлек Алевтина Криворот.
Алевтина Петровна Шөнгәккүлдә туып үскән. Ул бу авылда башта укытучы, аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. 2000–2009 елларда «Рябинушка» ансамбленең художество җитәкчесе булган.
– Ни өчен шундый атама бирдекме? Сәхнәгә киеп чыккан беренче костюмнарыбызның тукымасы кызыл төстә һәм аларга яшел яфраклар төшкән иде, шуңа күрә миләш белән күзаллагангадыр, мөгаен, – диде Алевтина Петровна.
1988 елда Шөнгәккүл Мәдәният йорты директоры итеп Антонина Метлицкая билгеләнә, һәм коллектив оештыру эшен дәвам итә. Шул елның мартында «Рябинушка» ансамбле район смотрында икенче урын ала. Коллективка 2000 елда халык ансамбле исеме бирелә. Ул районда һәм республикада үткән чараларда актив катнаша, репертуарларында нигездә рус халык җырлары яңгырый.
– Бу бит безнең күңел халәтебезнең чагылышы. Репетицияләргә йөрмәскә, чыгыш ясаудан туктарга вакыт җиткәндер кебек, тик күңел тартыла, тормышта җыр белән бергә атларга өйрәнгәнбез. Бар тәҗрибәбезне яшьләргә өйрәтеп калдырасыбыз килә, – ди Алевтина Криворот бераз моңсуланып.
Әлеге вакытта коллективта ун кеше, алар пандемия башланганчы атнага бер яки ике тапкыр репетицияләргә җыелганнар, аралашып, яңалыклар турында сөйләшеп утыра торган булганнар. «Рябинушка» ансамбле ел саен «Май чабу», «Уңыш бәйрәме» кебек халык чараларында катнашкан.
– Безнең бурыч – рус халык гореф-гадәтләрен, йолаларын үсеп килүче буынга тапшыру, яшьләрнең борынгы рус җырлары белән кызыксынуын уяту. Алевтина Петровна – безнең укытучыбыз, остазыбыз, без аның киңәшләренә һәм тәкъдимнәренә колак салабыз, – ди Наталья Михайловна.
Читайте нас