Чишмэ
-15 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
4 август 2020, 14:01

Чүп реформасының файдасы бармы?

2019 елның 1 гыйнварыннан Рәсәйдә калдыкларны җыю, эшкәртү һәм күмү өлкәсендә дәүләт программасы эшли башлаган иде.

Программа, ил Башлыгы Владимир Путинның май указына ярашлы, «Экология» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру барышында эшләп киткән һәм чүпне сортларга аеру һәм эшкәртү күләмен арттыруга юнәлтелгән иде. Реформаны башлап җибәрү, санкцияләнмәгән чүплекләрнең һәм шыгрым тулы полигоннарның табигатькә зыян салуын киметү өчен кирәк. Дәүләт, хәлне яхшырту өчен, калдыкларны сортларга аеру һәм эшкәртү өлкәсенә шәхси инвестицияләр җәлеп итәргә карар иткән. Ил буенча калдыкларны җыю һәм утильләштерү буенча төбәк операторлары челтәрен булдырдылар. Башкортстанда дүрт региоператор билгеләделәр. Аларның берсе «Эко-сити» компаниясе, аңа республиканың иң катлаулы участогы беркетелгән.
Әлеге вакытта «Эко-сити» төбәк операторы гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга миллиард сумга якын үз һәм заем акчаларын керткән. Шуларның 840 млн сумы каты көнкүреш калдыкларын сортларга аеру һәм күмү комплексларын төзүгә юнәлтелгән.
«Эко-сити» киләсе елларда тагын 2,5 млрд сум күләмендә инвестицияләү планын карый. Компания полигоннар булмаган районнарда чүп-чар төяү пунктлары төзи башлаган инде. Якын арада оператор хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен автомобиль паркын зурайтырга уйлый.
Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә булдырылган инфраструктура, гомумдәүләт проектын тормышка ашырудан тыш, республика халкының тормыш сыйфатын да яхшыртачак.
Чыганак: «Өмет»
Фото: Gov.cap.ru
Читайте нас