Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
31 июль 2020, 14:11

Райондагы истәлекле урыннар

Чишмә районында җәй көннәрендә, бигрәк тә яллар һәм каникуллар чорында кунаклар күп була. Әти-әнисе, картәти-картәнисе янына кайтучылар күп. Ерактан, Мәскәүдән, Новосибирскидан, Владивостоктан һәм башка җирләрдән килүчеләр дә бар.

Һәм күпләр: Кая барырга? Балаларга нәрсә күрсәтергә? – дип уйлыйлар. Беренче чиратта безнең Тарих-крайны өйрәнү музеенда булырга киңәш итәбез, ул Чишмә поселогы, Киров урамы, 13 адресы буенча урнашкан. Анда мамонтларның казык тешләреннән башлап бик күп кызыклы нәрсәләр бар. Безнең район территориясендә шулай ук тарихи истәлекле урыннарны да күрергә мөмкин.
Экскурсия маршрутларының өч юнәлеше бар: дини, гражданнар сугышы чорындагы тарихи урыннар һәм чишмәләр.
Дини юнәлештән башлыйк. XIV–XV гасырларда салынган Турахан кәшәнәсе (мавзолей). Тураханның кем булуы турында бернинди мәгълүмат та юк. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул Чыңгыз ханның турыдан-туры варисы булган. Кәшәнә район үзәгеннән көньяк-көнбатышка таба 12 чакрым ераклыкта, Чишмәдән Үрге Тирмә авылына алып баручы юл буенда урнашкан.
Хөсәенбәк мәчете. Имам, галим һәм мәгърифәтче Хөсәенбәк исемендәге мәчет 2014 елның 15 ноябрендә ачылган. Поселок үзәгеннән ерак түгел, Успение чиркәве янында урнашкан.
Успение чиркәве. Чишмә поселогында дини җәмгыять 1997 елда оешкан. Башлангыч хезмәтләр гыйбадәт кылу йортының агач бинасында үткәрелгән, соңгы бина 2007–2009 елларда төзелгән. Ул Чишмә поселогы, Җиләкле урамы, 16 адресы буенча урнашкан.
Хөсәенбәк кәшәнәсе (мавзолее) – Чишмә районы территориясендәге беренче имам Хөсәенбәк хаҗи җирләнгән урын. Хөсәенбәк XIV гасыр башында Төркестанда туа һәм Башкортстанга ислам динен тарату өчен җибәрелә. 1393–1394 елларда урта Азия дәүләте әмире Тимерлан Хөсәенбәк хөрмәтенә бик зур каберлек төзи. XVIII гасырда ул тулысынча җимерелеп бетә, һәм нибары 1911 елда гына торгызыла. Казу эшләре барышында биредә 9 кабер, шул исәптән Хөсәенбәк кабере дә табыла. Ул Чишмә поселогының Акзират каберлегендә урнашкан.
Бәрсүәнбаш авылы мәчете. Әлеге мәчет 1724 елда төзелгән. Ул хәтта революция чорында да ябылмаган, җимерелми калган бердәнбер гыйбадәтханә. Мәчет республикадагы иң борынгы дини корылмаларның берсе булып санала.
Гражданнар сугышы чорына караган тарихи урыннар. 1918 елда ак чехлар тарафыннан атылган кызылгвардиячеләр җирләнгән каберлек-һәйкәл. Кузьминка авылы янында барган сугышларда өч кызылармеец-коммунист аклар кулына әсирлеккә эләгә һәм кылыч белән кадап, аннары атып үтерелә. Алар башка кызылармеецлар белән Шөнгәккүл авылында (хәзерге тимер юл вокзалы яны) җирләнә. Дурас авылында кызылармеецлар җәзаланган урынга куелган обелиск. Акгвардиячеләр авыллардан азык-төлек җыеп йөрүче 11 кызылгвардиячене һәлак иткәннәр. Авыл халкы аларны туганнар каберлегенә җирләгән һәм чардуган эченә каен агачы утырткан, ул нәкъ 11 ботаклы булып үскән. 1972 елда бу урынга обелиск куелган. Ул Дурас авылыннан
5 чакрым ераклыкта урнашкан.
Чапаев дивизиясе сугышкан урыннар. Яңа Ябалаклы авылы янында урнашкан.
Игнатовка авылында ике кызылармеец җирләнгән урынга куелган һәйкәл. Алар 1918 елда тимер юл күперен саклаганда акгвардиячеләр кулыннан һәлак булганнар.
Чишмә поселогының Революция урамындагы 19 йорт урнашкан урын – ак чехлар кызылармеецларны атып үтергән җир. Кызыл Армиянең 48 сугышчысын Чишмә станциясендә поезддан төшереп, шунда атып үтергәннәр. Обелиск Чишмә авылының Базар урамында урнашкан.
Чишмә станциясендә В. Фрунзе истәлегенә куелган мемориаль такта. 1919 елның 10 июнендә бу вокзалга Михаил Фрунзе килә, чөнки гражданнар сугышы елларында Чишмә станциясе зур стратегик әһәмияткә ия була. Тимер юл вокзалы Чишмә поселогының Революция урамында урнашкан.
В. И. Чапаев һәйкәле. Чапайлылар 1919 елның 29 маенда Яңа Усман, Дурас, Пенза авылларын, 30 майда Чишмә станциясен алалар. Һәйкәл 1нче мәктәп алдында, Чишмә поселогы, Ленин урамы, 39 адресы буенча урнашкан.
Боголюбовка авылындагы Ф. К. Ковтун каберенә куелган һәйкәл. Федор Ковтун 1918 елда акгвардиячеләр тарафыннан атып үтерелгән.
Район чишмәләре. Сынташ чишмәсе. Бер риваять буенча, Сынташ исемле урта хәлле ирнең олы кызы югала, тиздән аны үле килеш табып алалар һәм шул урында җирлиләр. Бераздан бу төштә чишмә бәреп чыга, аны кызның әтисенең исеме белән Сынташ дип атыйлар. Ул Чишмә поселогының Елга аръягы бистәсендә урнашкан.
Яңа Абдулла һәм Караякуп авыллары арасында урнашкан Әүлия чишмәсе.
Караякуп авылы янындагы Калатау чишмәсе.
Читайте нас