Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
28 июль 2020, 20:46
Машиналарны контейнер мәйданчыкларында калдырмагыз!
Башкортстанда «Башкортстан Республикасының Административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү хакында»гы Закон (Башкортстан Республикасының 2020 елның 2 июлендәге 293нче Законы) үз көченә керде, аңа ярашлы сәнәгатьтә, төзелештә һәм төзекләндерүдә хокук бозган өчен өстәмә административ җаваплылык чаралары билгеләнгән.
Мәсәлән, транспорт чаралары (аларга тагылмалар) белән файдаланганда, тукталышта торганда, хезмәтләндергәндә яки ремонтлаганда, йөк ташыганда яки эш башкарган урыннан юлга чыкканда территорияне пычраткан өчен, тент яки япма булмау сәбәпле төялгән әйберләр коелса яки ишелеп төшсә, пычрак транспорт чарасы белән юлга чыккаң, төзелеш объектларыннан һәм мәйданчыкларыннан зур юлга чыкканда тәгәрмәчләрне һәм транспорт чараларын юдырту пунктлары булмаган өчен, яки ягулык-майлау материалларын, махсус билгеләнгән урыннардан тыш, гомуми файдаланудагы территорияләрдә салган (агызган) өчен гражданнарга – 500 сумнан 1000 сумга кадәр; вазифаи затларга – 4000 сумнан 7000 сумга кадәр; юридик затларга – 20 000 сумнан 25 000 сумга кадәр (БР КоАП 6.24 маддәсе) административ штраф салына.
Шулай ук 2019 елда төзекләндерү өлкәсендә хокук бозуларга юл куймау максатында кабул ителгән законнардагы төп үзгәрешләр турында да исегезгә төшерәбез. Башкортстан Республикасының 2019 елның 9 апрелендәге 95нче Законы белән БР КоАПның транспорт чараларын торак пунктлар чикләрендә яшеллек утыртылган территорияләргә куйган өчен административ җәзаны күз алдында тоткан 6.21нче маддәсе гамәлгә кертелде.
Ташландык һәм (яки) сүтелгән транспорт чараларын (аларга тагылмаларны), торак пункт чикләрендә урнашкан газоннарда, чәчәк түтәлләрендә, яшеллек утыртылган башка территорияләрдә, балалар һәм спорт мәйданчыкларында калдырган өчен гражданнарга 1000 сумнан 2000 сумга кадәр, вазифаи затларга 5000 сумнан 10000 сумга кадәр, юридик затларга 20000 сумнан 30 000 сумга кадәр административ штраф салына.
Башкортстан Республикасының 2019 елның 28 июнендәге 115нче Законы белән БР КоАПның 6.22нче маддәсе гамәлгә кертелде, ул гомуми файдаланудагы территорияләрдә чүп-чар һәм үсемлекләрне яндырган
өчен административ җаваплылыкны күз уңында тота. Чүп-чар, яфраклар, үләннәр, агач-куакларның чыбык-чабыкларын яндырган, скверларда, паркларда учак яккан өчен гражданнарга – 500 сумнан 2000 сумга кадәр; вазифаи затларга – 5000 сумнан 10000 сумга кадәр; юридик затларга 50 000 сумнан 100 000 сумга кадәр административ штраф салына.
Башкортстан Республикасының 2019 елның 19 декабрендәге 192нче Законы белән БР КоАПның 6.23 маддәсе гамәлгә кертелде, ул транспорт чараларын каты коммуналь калдыклар тупланган урыннарга куйган өчен административ җаваплылыкны күз уңында тота. Транспорт чараларын (аларга тагылмаларны), шул исәптән ташландык һәм (яки) сүтелгән транспортны гомуми кулланылыштагы торак пунктлар чикләрендә урнашкан контейнер мәйданчыкларында, зур күләмле калдыкларны ташлау өчен махсус мәйданчыкларда калдырган өчен административ штраф билгеләнә.
Фото:
Ok.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"