Чишмэ
-14 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
21 июль 2020, 17:16

Ял итәргә теләсәң, Башкортстанны сайла

Эссе җәйге айлар һәм ябык чик буйлары үзенекен итте – эчке туризм сизелерлек артты.

Экспертлар бәяләвенчә, республикада июль-август айларында ял итәргә теләүчеләр саны узган ел дәрәҗәсеннән ике тапкыр артып китәчәк. Шул ук вакытта урыннарны броньлау белән проблемалар барлыкка килә – кунакханәләрдә һәм ял базаларында буш урыннар бик аз.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров алып барган атналык оператив киңәшмәдә сүз шул хакта барды. Билгеләп үтелгәнчә, туристлар агымын җәйге айларда гына түгел, көзен-кышын да саклап калырга кирәк. Моның өчен төрле чаралар күрелә һәм әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешелә. Бу турыда Башкортстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Салават Нәфыйков сөйләде. Әйтик, «Янгантау» геопаркы илнең һәм Бәйсез дәүләтләр берлегенең югары халыкара статус алган беренче яшел зонасы булып ЮНЕСКО бөтендөнья челтәренә керде. Туризм инфраструктурасын формалаштыру, «Шүлгәнташ» һәм «Торатау» геопарклары территориясендә мәдәни-тарихи объектлар төзү буенча колачлы проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә.
Әлеге вакытта төбәктә туризм навигациясе системасы булдырыла. 11 июльгә федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге юлларда, шулай ук торак пунктларда 427 юл күрсәткеч урнаштырылган, 30 сентябрьгә кадәр аны 1 500 билгегә кадәр арттыру планлаштырыла.
Уфа шулай ук туристларны җәлеп итү урынына әверелергә тиеш. Шул исәптән вакыйгалы туризм оештыру ниятләнә. Әйтик, быел республика башкаласында профильле продукция булдыру өлкәсендә «Туристлык сувениры» бәйгесенең Бөтенрәсәй этабы узачак. Анда 1 500дән 2000гә кадәр кеше катнашыр дип көтелә. 2021 елда Бөтендөнья фольклориадасы
һәм «Апимондия» халыкара умартачылар конгрессы кунакларын кабул итү максатларында әлеге форумнарда катнашучылар өчен бай программа эшләнә. 1 августтан Уфада ике катлы туристик автобус йөри башлаячак, шәһәр буенча бушлай җәяүле экскурсияләр оештырылачак.
Хәер, туристлар агымы үсеше – тармактагы керемнең артуы гына түгел, республиканың рекреацион объектларына йөкләнешне арттыру да. Шуңа бәйле рәвештә Салават Нәфыйков инфраструктура булдыру һәм территорияләрне төзекләндерү өчен туристлардан акча җыю тәртибен кертергә тәкъдим итте.
Радий Хәбиров бу мәсьәләне тикшерергә кушты. Аның сүзләренә караганда, Башкортстан өчен туризм – зур нәтиҗәле тармак, аның мөмкинлекләре тулысынча ачылмаган әле.
– Минемчә, бу юнәлештә беренче адымнарны дөрес ясыйбыз, – диде Радий Хәбиров. – «Янгантау» геопаркы буенча аерым киңәшмә уздырачакбыз. Алган статус әлеге объектның исеме җисеменә туры килерлек булуын таләп итә. Моннан тыш, Бөтендөнья Фольклориадасын һәм «Апимондия»не даими рәвештә әзерләү буенча системалы эшне җайга салу мөһим.
Фото: «Башинформ» МА
Читайте нас