Чишмэ
-1 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
19 июль 2020, 12:32
Өйләр, мунчалар, машиналар янды…
2020 елның 1 июлендә иртән 5.32 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чишмә районы буенча диспетчеры пультына Узытамак авылында мунча януы турында шалтыратып хәбәр итәләр.
2020 елның 1 июлендә иртән 5.32 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чишмә районы буенча диспетчеры пультына Узытамак авылында мунча януы турында шалтыратып хәбәр итәләр.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә мунча тулысынча янып беткән була, сәбәбе – мичне кызу ягу.
3 июльдә 23.47 сәгатьтә Новомихайловка авылы янындагы «Сахра» бакчачылык ширкәтендә дә мунча януы турында хәбәр килә. Ул тулысынча диярлек янып бетә, янгынның сәбәбе – электр җиһазларының төзек булмавы.
8 июльдә янгын сүндерү частена Бердәм кизү-диспетчерлык хезмәте аша Алкин шифаханәсе авылы янында М5 юлының 1444нче чакрымында «BAW» йөк машинасы януы турында хәбәр килә. Янгынның сәбәбе: транспорт чарасы механизмының төзексезлеге.
Икенче көнне иртән 4.40 сәгатьтә Кызылгы авылында йорт януы турында хәбәр итәләр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлегеннән хәбәр итүләренчә, йорт тулысынча янып беткән. Бу вакытта Уфа шәһәрендә яшәүче йорт хуҗасы өйдә булмаган. Янгынның сәбәбе – электр җиһазларның төзексезлеге.
Янгында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Фото:
Newstula.ru
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"