– Җиләккә балачактан йөрибез. Элек мәҗбүр итеп җыйдыралар иде, хәзер инде үзебезгә дә ошый, җыясы килеп тора. Җиләк кайнатмасын бигрәк тә яратабыз, әле шуны пешерү өчен җыябыз. Җәйне картәни янында үткәрәбез, бергәләп җиләккә йөрибез. Иң кызыгы шул, чиләкне тутырып кайтырга җыенгач кына эре һәм кып-кызыл җиләкләр күренә башлый. Туктап өзмичә булмый, – диләр апалы-сеңелле Байковалар.
Бу көнне мин биредә җиләккә килгән тагын бер тату гаиләне очраттым. Нәсибә Нуретдин кызы безгә Ерактан, Свердловск өлкәсендәге Каменск-Уральск шәһәреннән килгән.
– Җәйге ялда улым, киленем һәм оныкларым янына кунакка кайттым. Менә табигатькә чыктык – җир җиләге, чамбыр үләне, мәтрүшкә җыябыз. Балачакта, Яңавыл авылында торганда, ипи белән су алып иртән-иртүк җиләккә китә идек. Әле менә берничә сәгать эчендә өч чиләк җыйдык. Өйгә кайткач кайнатма пешерербез, компотлар ясарбыз, – диде Башкортстан кунагы.
Шул ук көнне апам Лена Байкова янына барган идем, ул да чиләк алып җиләккә барырга җыенган.
– Балачакта җиләккә еракка, Балкан тауга йөри идек, ә хәзер бакча артында гына үсә. Көн дә диярлек чыгып, биш литрлы чиләк белән җыеп кайтам. Пирог эчлеге өчен киптерәбез, туңдырабыз, кайнатма ясыйбыз. Бу минем өчен ял, ә иң күңеллесе – өйгә кайткач җиләкләп чәй эчү, – диде Лена Сөнәгать кызы.
Күпләр урман җиләге бакчаныкыннан тәмлерәк, диләр. Ул баллырак та һәм хуш исле дә. Быел һава торышының уңай килүе сәбәпле җиләк тә мул. Ул витаминнарга бай һәм термик эшкәрткәндә дә файдалы үзлекләрен югалтмый. Җиләктән ясалган эчемлек тонусны күтәрә һәм организмны файдалы матдәләр белән баета.
Чишмә районында җиләкле урыннар бик күп. Мәсәлән, Ирек авылы янындагы болыннар, Түрәхан кәшәнәсе янындагы тау, Төньяк бистәдәге калкулыклар, Калмаш авылындагы Балкан таулары, Караякуп авылындагы Кала-тау һәм башкалар.