– Язга чыккач тормыш иптәшем этебезне ияртеп Акзират күле буена китте, кайткач, андагы чүп-чарның күплеген күрсәң, нәрсә генә ташламаганнар, дип исе китеп, зарланып сөйләде. Күп баш ватып тормадык, бардык та җыйдык. Күңелебезгә якын урыннар бит. «Ока» машинасы белән өч тапкыр барып җидешәр капчык төяп түктек. Аннан соң, бер кызып киткәч, күлнең икенче ярын да тазартып чыктык. Бу юлы инде үзебез белән танышларыбызны, безнең кебек үк табигать яратучы Эварист Биктимеров белән Марат Бикташевны да чакырдык. Ә күл артыннан чүп-чарны бортлы «УАЗик» белән чыгардык, өч рейс ясарга туры килде, – диде Анна Степановна.
Гаилә пары бу урыннарны башкача барып карамаган. Алар актив һәм бай эчтәлекле тормыш белән яши, әлегә вакытлары юк.
– Без ял итәргә йөрмибез, чишмәлеләр өчен урын гына әзерләдек. Безнең хезмәтне бәяләп, бәлки, башкача чүпләмәсләр, – дип өметләнәләр Гайфуллиннар.
Хәер, алар Акзиратка тагын бер тапкыр барырга җыеналар – анда җыештырылмаган бер участок калган.
Гайфуллиннар гаиләсенең мондый актив тормыш рәвеше күпләр өчен үрнәк булып тора дияргә мөмкин. Табигатьне сакларга һәм үз артыбыздан җыештырырга өйрәнсәк иде!
Ә гомумән алганда, аларның күңелсезләнеп торырга вакытлары юк. Анна Степановна белгечлеге буенча агроном, төрле чәчәкләр, яшелчә-җимешләр үстерә. Фәүзи Фәйзи улының да бик кызыклы шөгыле бар. Ул танклар макеты җыя һәм аларны туган якны өйрәнү музеена күргәзмәгә куя. Армиядә хезмәт иткәндә ул үзе дә танкист булган. Ул шулай ук борынгы бизәнү әйберләре дә җыя, аларны элекке хәленә кайтара. Танышлары аның бу мавыгуы турында белеп, шуның ише әйберләрне китерәләр.
– Кайчан да булса кемдер, бәлки, картәниләребез, ә бәлки әти-әниләребез югалткан булгандыр. Гадәттә аларның барысы да бик начар торышта була, мин аларны чистартам, элекке хәленә кайтарам. Матуррак булсын өчен буш урыннарына ташлар куям, – ди коллекционер.
Аның коллекциясендә вакыт үтү белән каралган борынгы кашыклар һәм бик яхшы торышта сакланган милли беләзек тә бар.
Фәүзи Фәйзи улы атларны бизәү өчен кулланылган кыңгыраулар, прәшкәләр, ачкычлар һәм башка бик күп борынгы әйберләр җыя. Борынгы төймәләр дә зур кызыксыну уята. Коллекциясендә 1800 елгы артиллеристларның, Америка хәрбиләренең, су асты флотындагы немец офицерларының төймәләре бар. Бу экспонатлар – тарихыбызның һәм көнкүрешебезнең кечкенә генә бер өлеше.