Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Валентина Клементьева: Элек Романовка зур авыл иде

Чишмә районында берничә авыл юкка чыгу чигендә тора. Чувалкип авыл биләмәсендәге Романовканы да шул исәпкә кертергә була.

Әлеге вакытта анда бер әби, 1925 елда туган Валентина Клементьева гына яши. Бу авылга барырга чыккач, урамнарын үлән баскандыр, иске генә бер йортта яшидер, дип күз алдыма китердем. Ә хәлләр бөтенләй мин күзаллаганча түгел икән. Урамда үләннәр чабылган, йорт каршында хәрби темага композиция – кулдан ясалган пушка һәм култыксалы күпер тора. Гараж капкасы күләгәсендә кояштан качып сарыклар һәм бәрәннәр ята, тавыклар үлән чемченеп йөри. Капка төбеннән болдырга кадәр һәм барлык корылмаларга таба тактадан сукмак салынган. Матур итеп эшләнгән ике катлы йортта безне ачык йөз белән Валентина Ивановна каршы алды. Аның белән сөйләшкәндә үземне совет чорындагы балачагымда кебек хис иттем – ул миңа ышаныч белдереп өендәге бар нәрсәне күрсәтә башлады, әле йомырка, әле бакчасында үскән яшел суган тәкъдим итте. Мин дә авылда яшим, боларның барысы да үземдә бар дигәч, куанычын яшермәде.
– Эшләргә теләмәүче яшьләр дә бар бит, – диде ул. Валентина Ивановна Романовкада (авылның атамасын ул өченче иҗеккә басым ясап әйтә) туып-үскән, балачагында авыл урамнары буйлап йөгереп йөргән, якындагы елгада һәм буада балык тоткан, каз саклаган. Тирә-якта басулар җәйрәп яткан. Өч урамлы зур авыл булган ул.
«Элек безнең Романовка бик зур иде! Авылыбыз юкка чыгып бара!», – дип көрсенә Валентина Ивановна. «Чишмә – саф чишмәләр төбәге» китабында «1920 елда 101 хуҗалыкта 548 кеше яшәгән. Күпчелек халык – руслар», дип укыдым. Ул кечкенәдән әти-әнисенә булышып үсә: «кулына кәтмән дә, сәнәк тә, чалгы да тота». Биредә кияүгә чыга, балалар үстерә. Валентина Ивановнаның тормыш иптәше күп еллар элек вафат булган. Балалары таралышып беткән, Уфада яшиләр. Кызы Надежда пенсиягә чыкканнан соң ире белән Романовка авылында, әнисе яшәгән төп йорт янына өй салып куйган. Улы Николай Клементьев та гаиләсе белән кыш Уфада яши, җәйгелеккә авылга кайта. Аңа да 60 яшь тулып узган инде.
– Шатланып яшәгез, хәзер бөтен нәрсә – өскә кием, ашарга ризык бар. Уенчыклар булгач (эш коралларын шулай дип атый), эшләве дә авыр түгел. Хәзер ялгызымны калдырмыйлар, улым белән киленем, кызым белән киявем үзләре белән шәһәргә алып китәләр. Кыш авылда яшәмим. Монда өйләнмәгән, 60 яшьлек бер ир тора, хуҗалыкны аңа калдырып китәбез. Яз җитүгә кайтабыз. Улым төзелеш эшләре белән мәшгуль була, киленем бакчада чәчәкләр, бәрәңге һәм яшелчәләр үстерә. Менә тагын бер бүлмә бар, кунаклар килсә шунда җыелабыз. Әлегә өйдә үзем генә. Кызым белән киявем киттеләр, кияү кайдадыр эшли. Иртәгә, җомга көнне, кайтырга тиешләр, – дип сөйләде ул үз тормышы турында. – Ә мин кая барыйм?! Биредә йортым бар. Гомер буе хуҗалык белән шөгыльләндем, – дип аңлатты ул авылдан китмәвенең сәбәбен.
Авыллар юкка чыгу проблемасына аның үз карашы бар. «Яшьләр эшләргә теләми, хөкүмәт аларны узындырып бозды – бер сәбәпсезгә акча түли», ди ул.
Википедиядән алынган мәгълүматларга караганда, безнең районда 104 торак пункт бар. Алар арасында уннан азрак кеше яшәгән Яшькәй, Яңа Беркадак, Марусино, Ломоносово, Исаковка, 20–30 кеше яшәгән Лентовка, Новокиевка, Пасяковка, Шапаровка, Красный Октябрь, Екатеринославка, Александровка, Бильязы авылларын атап үтәргә була. Күпчелек очракта бу торак пунктлар (асфальт юл буенда урнашкан Зубово авылыннан тыш), авыл Советлары урнашкан үзәкләрдән 6–8 чакрым ераклыкта. Анда торучы халыкның азаюы һәм авыллар юкка чыгу күренеше дә, бәлки, шуның белән аңлатыладыр. 60–70нче елларда СССРда «перспективасыз авыллар»ны бетерү дәүләт сәясәте булса (ул елларда безнең район картасыннан Богомазево, Күзембәт, Корсаковка, Маковка-1 һәм Маковка-2 авыллары юкка чыккан), әлеге вакытта авыллар үзеннән-үзе юкка чыга. Чишмә районында күп кенә авыллар җәй айларында Уфадан кайтып бакча үстерүче пенсионерлар исәбенә яши – биредә яшелчә-җимеш үстерергә, шулай ук мал-туар, кош-корт асрарга, оныкларны экологик чиста азык-төлек белән сөендерергә мөмкин.
Читайте нас: