Чишмэ
-8 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
30 июнь 2020, 19:25

Матурлыкның һәм тәртипнең кадерен белергә, сакларга кирәк

Яз җитү белән Чишмә поселогы яшеллеккә төренә: агачлар яфрак яра, җир өсте хәтфә үлән белән каплана. Ә менә матур чәчәк түтәлләре утырту белән «Ямь» җәмгыяте шөгыльләнә.

– Кара әле, бигрәк матур, нинди генә төстәге петунияләр юк. Гүзәллек тудыра беләләр бит, – дип соклана поселок халкы чәчәк түтәлләре яныннан үткәндә.
«Ямь» җәмгыятенең мәшәкатьләре җәй буена җитәрлек, мәсәлән, быел чәчәк үсентеләренең бер өлешен боз суккан, аларны тәртипкә китерергә кирәк. Чәчәкләр белән сокланып кына калмыйча, казып алып китәргә омтылучы сәер кешеләр дә бар, алардан соң да утыртып чыгарга кирәк.
– Быел кыска сабаклы петунияләр, бәрхет гөлләр һәм көмешсыман цинерарияләр утырттык. Район хакимияте каршындагы мәйданга ак чәчәкләр фонында кызыл төстәге петунияләрдән йолдыз ясадык. Биредә хәтта яшьләр дә очрашу урынын билгели дип ишеттем, «Йолдызчык янында күрешербез» дип сөйләшеп куялар икән, – ди төзекләндерү эшләре мастеры Люцина Галиева. – Поселок территориясен яшелләндерү белән июнь башланганчы шөгыльләнәбез, чөнки соңрак утыртылган үсентеләр начар тамырлана. Быел яз Шоссе, Мостай Кәрим һәм Социалистик урамнарында чыршы, каен, юкә утырттык. Моның өчен район территориясендә үзе чыгып үскән агач үсентеләрен кулландык.
Район хакимияте каршындагы мәйданда, Дуслык проспектында, поссовет, «Юность» кинотеатры, авыл хуҗалыгы идарәлеге һәм «Рәхәт» кибете янында чәчәк түтәлләрен «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре карый. Яз Чишмә питомнигыннан сатып алып 10 мең данә чәчәк үсентесе утыртылган.
Поселок урамнарын төзекләндерүдә тагын бер күңелле яңалык бар – төнлә янып торучы 30 баганага петуния чәчәкләре утыртылган кәрзиннәр эленде. Бу матурлыкны Шоссе һәм Киров урамнарында күрергә мөмкин.
«Быел локаль низагларда катнашкан сугыш ветераннары һәм диңгезчеләр хөрмәтенә куелган һәйкәлләр янына беренче тапкыр чәчәкләр утырттык. Күрше йортларда яшәүче чишмәлеләр безгә рәхмәт әйтәләр, хәзер аллеяда йөрү күңелле, диләр», – диде Люцина Котдус кызы.
Җәй көне мәшәкатьләр җитәрлек, эш сәгате 7.30да башлана, чишмәлеләр торып эшкә киткәнче поселокны тәртипкә китереп, яшьләр кич утырган урыннарны җыештырып өлгерергә кирәк. Алар Чернышевский һәм Киров урамнарындагы куакларны да кисеп, тәртипкә китереп торалар. Шулай ук поселок буенча триммер белән үлән чабалар. «Ямь» җәмгыяте контейнер мәйданчыкларның торышы өчен дә җаваплы. Коллектив барысын да үз вакытында эшләп өлгерә алмый, шуңа күрә быел куакларны кисү өчен беренче тапкыр биш ир-аттан торган өстәмә бригада тупларга булганнар.
– Тәҗрибә уңай булса, мондый бригадаларны ел саен оештырачакбыз. Аларның бурычы – куак кисү генә түгел, бордюрларны үләннәрдән һәм пычрактан арындыру, юлдагы «зебраларны» да яңарту, – дип сөйләде Люцина Галиева.
Читайте нас