Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
27 июнь 2020, 18:02
Үткәннәргә кире кайтып
23 июньдә Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Радио: үткәннән көйләр» дип исемләнгән шәхси радиотехника күргәзмәсенең онлайн-трансляциясе булды.
Алсу Гайсина
Радио җәмгыять тормышында һәрвакыт зур әһәмияткә ия булган, бигрәк тә сугыш елларында. Бөтенсоюз һәм җирле радио хезмәткәрләре совет халкы батырлыгына бәяләп бетергесез өлеш керткәннәр. Күргәзмә юкка гына җиңү юбилее уңаеннан үткәрелми, бу фронтка киткәннәрнең барысына да тирән хөрмәт һәм рәхмәт белдерү ысулы.
Күргәзмә ике экспозициядә тәкъдим ителгән: төп залдагы экспонатлар совет чорындагы радиотехникага, ә экспонатларның икенче өлеше күргәзмә авторы Анатолий Николаевичның музыкаль эшчәнлегенә багышланган. Биредә төрле чорларга караган йөзгә якын экспонат куелган, болар – радиолалар, радиокабулиткечләр, электр уйнаткычлар, шулай ук сирәк очрый торган журналлар, дисклар һәм кассеталар.
Лампалы «Даугава» радиоласын иң кадерле экспонат дип санарга мөмкиндер. Күргәзмә авторы өчен, һичшиксез, шулай, чөнки Анатолий Николаевичның гадәти булмаган мавыгуы нәкъ радиотехника коллекцияләүдән башланган да инде. Әлеге радиола 1955 елда чыгарылган, радиотехника остасы да шул елны туган. Соңрак аларның гаиләсе дә «Даугава» радиоласы ала. Вакыт узу белән балачактагы кызыксынуы шуңа бәйле һөнәр алуга китерә.
Радиотехникалар торган зал, һич арттырусыз, сезне икенче заманга күчерә ала. Сәяхәт 60нчы еллардагы «Гамма» радиоласыннан башлана. Аның төп үзенчәлеге – музыка уйнаганда яктыртып тору. «Гамма»ны кабызгач, элекке чор: шул замандагы яшьләр, кыска итәкләр, пластмассадан ясалган бизәнү әйберләре һәм хиппиларның ирекле яшәү рәвеше күз алдына килә. «Виктория-001-стерео» радиоласы 70нче елларны хәтерләтә. Бөтенләй башка төрле яңгыраш: тәүге тапкыр акустик колонкалар кулланыла, дулкыннар диапазоны арта һәм бөтен дөньяны тыңлап була. Яңа унъеллык яңа мөмкинлекләр бүләк итә. Клеш чалбарлар һәм колакчынлы бүрекләр онытылган инде. 80нче елларда пластинкалар һәм кассеталы магнитофоннар тыңлау популяр була. Бу чорда катнаш җайланма – «Вега-119-стерео» магнитоэлектрофоны эшләп чыгарыла. Аның белән пластинкалар да, кассеталар да уйнатып була. Шул чорда модада булган ачык төстәге леггинслар, джинс киемнәр һәм зур тимер алкалар белән туры килеп тора.
Музейда кулдан җитештерелгән экспонатлар да тәкъдим ителгән. Күргәзмә авторы үзизоляция көннәрендә вакытны юкка гына әрәм итмәгән, үткән заман мотивлары буенча граммофон ясаган. Әмма ул заманча граммофон. Ул USB-флешка аша көй чыгара. Ләкин шулай да 20нче елларда ясалган рупор күргәзмәнең төп экспонаты санала. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күргәзмәгә куелган экспонатларның барысы да төзек хәлдә.
Тарих-крайны өйрәнү музее 1нче июльдән соң халыкка күргәзмәне шәхси режимда тәкъдим итәргә әзер. Музейга битлек киеп керергә һәм барлык эпидемиологик нормаларны исәпкә алырга кирәклеген дә искә төшереп үтик.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы