Чишмэ
+6 °С
Ясно
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
26 Июня 2020, 12:25
Эрнест музыкада гына түгел, спортта да уңышка ирешкән
23 июньдә халык уен кораллары бәйрәме – Балалайка көне билгеләп үтелде.
Чишмә музыка мәктәбенең «Йолдызчык» ансамбленә йөрүче Эрнест Кирәев берничә уен коралында уйный белә. Ул Чишмә егете, быел 7нче сыйныфны тәмамлаган.
– Кечкенәдән үк уен коралларында уйный башладым. Әнием, аккордеонда уйнаучы Рәсәй музыканты Петр Дранги чыгышларына карата кызыксынуымны сизгән. Аккордеон һәм балалайка көйләрен мөкиббән китеп тыңлый идем, шуңа күрә әни белән музыка мәктәбенә язылырга бардык. Картәтием дә баянда уйнаган, безнең гаиләдә барысы да көй-моңга гашыйк, – дип сөйләде Эрнест.
Ул төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган, хәтта оркестр белән бергә музыкаль бәйгеләрдә катнашкан. Музыка мәктәбендә шөгыльләнә башлап ярты ел узгач «Яз күгәрчене» халыкара бәйгедә беренче дәрәҗә лауреат булган. Ул сольфеджио буенча бәйгеләрдә дә катнаша, анда призлы урыннар һәм дипломнар ала.
Эрнест музыкада гына түгел, спорт ярышларында да бүләкләр яулый.
– Спорт уеннарын яратам, лапта ярышларында катнашам. Хәтта спортның бу төрендә призлы урыннар да алдым, – диде ул.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"