Беренчедән, бу ял итүнең һәм табигать белән хозурлануның шактый арзанлы ысулы. Икенчедән, безнең районда балыклы урыннар бик күп, анда бару өчен әлләни күп вакыт һәм көч сарыф итәргә кирәкми, балыкны өйдән ерак китмичә генә тотарга була.
Балык тотуны, нигәдер, ир-атлар шөгыле дип уйларга күнеккәнбез. Әмма бу алай түгел! Вакытны шул рәвешле үткәрү – гаилә белән саф һавада ял итүнең менә дигән ысулы. Танышларым арасында гаиләләре белән балыкка йөрүчеләр дә бар. Алар – поселокта яшәүче Трегубовлар, Саттаровлар, Калмаштан Уразмәтовлар, Үрге Тирмәдән Галикәевлар.
Калмаш буасында өч бала белән килгән бер хатынны очраттык.
– Балык тотарга мине әтием өйрәтте, – дип сөйләде кызлары Маша, Лера һәм туганының кызы Карина Габделхакова белән килгән Екатерина Латыйпова. – Кечкенәдән үк апам белән әтигә ияреп балыкка йөрдек, кайчакта яр буенда куна да кала идек. Хәзер ул оныкларын үзе белән ала, ә без, кызганычка каршы, вакыт булганда гына барабыз.
Шулчак безнең янга шатлыктан балкып Карина йөгереп килде.
– Тоттым, тоттым! – дип куанып безгә табышын күрсәтте ул. Сөйләшеп киткәч, тәү тапкыр балыкка баруы турында сөйләде:
– Әти-әнием белән Уфада яшибез. Җәйгелеккә картәти белән картәни янына Чишмәгә кайтабыз. Бервакыт картәтием Василий Александрович миңа йорт алдында дөрес итеп кармак салырга өйрәтте, аннан соң иртәгә балыкка алып барам, диде. Мин суалчаннар казып әзерләп куйдым.
Катя апасы да сүзгә кушылды:
– Күз алдыгызга китерәсезме, иртәнге биштә ул барлык әйберләре белән ишек төбендә басып тора иде инде.
– Соң, мин бит уятмаслар дип курыктым, – дип дәвам итте кечкенә балыкчы. – Ул вакытта суалчанны үзем кармакка эләктердем. Кармакны елгага салып бер минут та үтмәде, калкавыч чиртә башлады. Ул чакта мин ярты чиләк балык тоткан идем! Үземне бик бәхетле итеп тойдым!
– Ә әтисе белән әнисе кайткач аның беренче тапкыр балыкка баруы турында ничек итеп тәфсилләп сөйләвен күрсәгез иде, – ди апасы.
Һәвәскәр балыкчы булмасаң да, саф һавада кармак тотып елга яки күл буенда утыруы күңелле, өстәвенә, бу мавыктыргыч һәм күңелне күтәрә торган шөгыль дә.