Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Күңелле, әмма хәвефле су коену мизгеле!

Күптән көтеп алган су керү мизгеле дә җитте. Радий Хәбиров республикада 15 июньдә коену мизгеле ачылу турында игълан итте.

Бары тик җиһазландырылган пляжлар гына эшли башлый. Власть мондый адымга барырга мәҗбүр булды, чөнки үткән атнада республика буенча ун кеше, шул исәптән бер бала суга батып үлде.
Чишмә районында рәсми җиһазландырылган пляжлар юк, шулай булуга карамастан, чишмәлеләр ял көннәрендә су буена ашыга. Ә бит алар елга төбендә нәрсә булуын белми, ә анда пыяла ватыклары, торбалар ятарга мөмкин, шулай ук салкын су агымында көзән җыеру да ихтимал. 2019 елда районда ике кеше, шул исәптән бер бала, бу ел башыннан ике ир-ат суга батып һәлак булды.
– Безнең районда элек-электән 41 су коену урыны бар.
Су керүчеләрне бар җирдә дә контрольдә тоту мөмкин түгел. Хәвефле урыннарда коену тыелуы турында кисәтелгән язулар куябыз, рейдлар үткәрелә, – диде Чишмә районының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече Җиһанур Идрисов.
Аның сүзләренә караганда, 2020 елда ике рәсми пляжны җиһазлауга муниципаль бюджеттан 1046 мең сум күләмендә акча бүленгән, аларның берсе Чишмә поссоветының тимер-бетон эшләнмәләр заводы бистәсендә, ә икенчесе Чишмә авыл Советы территориясендә урнашачак. Бу акчага җиһазлар һәм кирәк-яраклар сатып алу, сулыкларның төбен тикшерү, мәйданчыкны төзекләндерү һәм чүп контейнерлары урнаштыру, елга комы китерү, чишенеп киенү урыннары һәм бәдрәфләр кую ниятләнә. Социаль йортлар янәшәсендә дә пляж ясау уе бар иде, әмма тикшерүләр елга төбенең ләмле булуын күрсәтте.
– Бу урыннарда сәүдә һәм ял итү урыннарын төзекләндерү өчен шәхси инвесторларны, иганәчеләрне, эшмәкәрләрне җәлеп итәргә тырышабыз, әмма теләк белдерүчеләр юк. Су коену мизгеле дә кыска, коммерсантлар баш тартуларын бу эшнең табышсыз булуы белән аңлата, – диде Җиһанур Мәүлет улы.
Тимер-бетон эшләнмәләр заводы буасында су керүчеләр күп, яр читендә бала-чага чупырдаша, якында гына яшьләр компаниясе утыра. Ә агачлар янында балыкчылар кармак салган.
– Балачактан ук бирегә йөрибез, быел ике атна элек су керә башладык. Сулыкның тирәнлеге җиде метрга җиткәнен төгәл беләм, әмма пыяла ватыклары яки башка шуның ише әйберләр булыр дип төбенә басарга куркабыз, – диде ял итүче Руслан Әхмәдиев. – Рәсми пляж булса, әлбәттә, шунда барыр идек. Кайчандыр Акзират күлендә киосклар куелган шундый урын бар иде. Үткән елда буадан тәмсез ис килде, быел, Аллага шөкер, бер ис тә юк.
Башкортстан Республикасының гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты су буенда бик сак һәм уяу булырга кирәк, дип искәртә. Балаларның үзләрен генә су керергә җибәрмәгез һәм караучысыз калдырмагыз! Суга чуммагыз – төбендә очлы әйберләр булырга мөмкин. Исерек килеш суга кермәгез. Коенганда күңелсез хәл килеп чыккан очракта, кичекмәстән ашыгыч хезмәтләр чакырту өчен «112» номерына шалтыратырга мөмкин.
Читайте нас: