Чишмэ
+12 °С
Облачно
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Эльвира Яковлева: Вакытлыча ябылдык

Чишмә районындагы социаль приют, үзизоляция режимы йомшартылуга карамастан, әле дә катгый рәвештә бу режимны саклый.

Аның директоры Эльвира Яковлева сүзләренә караганда, әлеге вакытта приют килүчеләр өчен вакытлыча ябык. Балалар өчен чаралар да элекке кебек, кунаклар катнашлыгында түгел, ә приют хезмәткәрләре белән бергә үткәрелә.
Әле Чишмә поселогының социаль приютында унбер бала яши. Ул республикада карантин чорында балаларны кабул иткән иң беренче приютларның берсе булды. Приют алты урынга исәпләнгән, яңа килгән балаларны урнаштыру өчен яңа өстәмә урыннар булдырылган.
– Хезмәткәрләрнең эше вахта алымы белән оештырылган. Смена алышыну түбәндәгечә уза: эшкә килүчеләр приютка кергәндә әйберләрен калдыралар, алар санитар эшкәртелә, бу әйберләрне шуннан соң гына приютка алып керәләр. Бу вакытта сменага килгән хезмәткәрләр карантин зонасыннан үтеп шәхси саклану чаралары кияләр, анда аларны саклагыч костюмдагы хезмәткәр махсус эремә белән эшкәртә. Пешекчебез азык-төлекне барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп кабул итә, аларны складка кертер алдыннан урамда эшкәртә. Приютның барлык бүлмәләре дә көнгә ике тапкыр эшкәртелә, ә ишекләр, тәрәзәләр һәм тоткалар көн дәвамында даими сөртелеп тора, – дип сөйләде Эльвира Роберт кызы.
Балалар ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрәләр. Алар өчен төрле темаларга әңгәмәләр оештырыла, рәсем, пластилиннан әвәләп сыннар ясау буенча дәресләр үткәрелә, балалар белән уеннар оештырыла. Ә җәй җиткәч балалар күбрәк вакытларын тышта, приют тирәсендә уйнап үткәрәләр.
Читайте нас