– Сыерларны җәйге лагерьга чыгармыйбыз, иртәнге савымнан соң, сәгать өчкә кадәр көтүлектә йөртеп алып кайтабыз, калган вакытта силос, салам, фураж һәм премикс катнашмасы белән өстәмә тукландырабыз. Аны маллар көтүдән кайтыр алдыннан азык таратучы җайланма – «Хуҗа» ярдәмендә терлекләр алдына салып чыгабыз, – дип сөйләде авыл хуҗалыгы предприятиесенең баш зоотехнигы Алексей Плешков.
Әйткәндәй, Алексей – Уфа егете, ул аграр университет тәмамлагач авыл тормышын сайлаган, «Агро-Альянс»та эшләвенә алты ел.
Быел хуҗалыкта берьеллык культуралар (арпа белән борчак) гадәттәгедән күбрәк чәчелгән, кышкылыкка мал азыгын күпләп әзерләү планлаштырыла.
15 июньнән люцерна, ә июльдә берьеллык үләннәр чаба башлаячаклар.
Иртән һәм кич савылган сөтне көн саен Чишмә сөт заводына илтеп тапшыралар.
Алексей Викторович сүзләренә караганда, фермада 20гә якын кеше эшли, биш сыер савучының дүртесе – төп корпуста, берсе – бозаулату бүлегендә. Фермада сыерлар ел әйләнәсенә бозаулый, ясалма орлыкландыру ысулы гына кулланыла. Хуҗалыкта кара-чуар токымлы сыерлар асрауга һәм голштин-фриз токымлы үгезләргә өстенлек бирелә.
– Фермада ике трактор бар: берсе мал азыгы тарата, икенчесе тирес түгә. Әлеге вакытта ферма территориясе кыш буена җыелган чүп-чардан тазартыла, шулай ук сенаж һәм силос салу өчен урын әзерлибез, – дип билгеләде Алексей Викторович.
Районның авыл хуҗалыгы идарәлеге мәгълүматларына караганда, «Агро-Альянс» җәмгыятендә 660 баш мөгезле эре терлек асрала, шуларның 330ы – савым сыеры. Һәр сыердан тәүлегенә 18,6 литр сөт савып алына, ә тәүлеклек савымның гомуми күләме алты тоннадан күбрәк тәшкил итә.