Чишмэ
-16 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Чиста су – тормыш чыганагы

Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан билгеләнгән һәм ел саен 5 июньдә билгеләп үтелгән Бөтендөнья тирә-як мохит көне барлык экологлар һәм табигатьне саклау оешмалары өчен дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын әйләнә-тирәдәге мохит проблемаларына җәлеп итүнең төп ысулларының берсе булып тора.

Тормыш өчен чиста су мөһим. Рәсәйдә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системалары өчен суның гомуми составы һәм үзлекләре стандартлары (СанПиН 2.1.4.1074 – 01) гамәлдә. Ә без нинди су эчәбез соң?
– Безнең Чишмәдә һәм үзәкләштерелгән су белән тәэмин ителгән барлык торак пунктларда суның составы тикшереп торыла. Сүз уңаенда, июнь аеннан без соңгы өч елда анализ үткәрелмәгән 32 торак пункттан тикшерү өчен анализга су ала башладык. Чишмә поселогында краннан аккан су, катылык күрсәткеченнән тыш, стандартка туры килә. Суның катылыгы нормадан бераз артып китә, ягъни норма буенча бу күрсәткеч 10 мг-экв/л булырга тиеш булса, поселокта краннан аккан су 12 мг-экв/л тәшкил итә. Шуңа күрә поселокта «Чиста су» проекты буенча суны чистартучы җиһаз-лар урнаштырылачак, – дип хәбәр итте Рәсәй кулланучылар күзәтчелегенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Азат Габидуллин.
«Чишмә-су» җәмгыятенең баш инженеры Азат Хәкимов Чишмә поселогында, Чишмә һәм Игнатовка авылларында суны санитар-эпидемиологик стандартларга китерү буенча планлаштырылган эшләр турында сөйләде:
– Эшләр 2020–2024 елларга исәпләнгән. Быел «Чиста су» проекты буенча су чистарту җиһазлары сатып алу һәм урнаштыру планлаштырыла. Бу максатка 1 миллион 35 мең сум акча бүленгән. Ә төп эшләр 2021 елда башланачак – суүткәргеч һәм урамнардагы су торбалары алыштырылачак. Биредә финанслау да җитди – 114 миллион 20 мең сум, шуның 110 миллионы федераль казнадан. Эшләр күләме дә зур. Суүткәргечне алыштыру бик мөһим, чөнки җәй, су куллану арткан чорда, аларның бик иске булуы сәбәпле поселокта су пычрана, торбалардан болганчык су ага башлый.
Безнең белешмә
«Экология» дәүләт проектының «Чиста су» программасы буенча ике шәһәрдә, җиде район үзәгендә (шул исәптән Чишмә поселогында) һәм Башкортстанның 32 торак пунктында 2021–2024 елларда су белән тәэмин итү системаларын проектлау һәм төзү планлаштырыла.
Программа тормышка ашырылган алты елда (2019–2024 еллар) бу максатка 4,25 млрд сум акча резервланган, шуның 4,16 млрд сумы – федераль бюджеттан. Республика проектны 2% – 85 млн сум күләмендә финанслый.
Читайте нас