Биредә яшелчә, бакча җиләге үсентеләре һәм 30га якын төр чәчәк үсентесе үстергәннәр.
Быел аларны сату белән проблема булыр иде, чөнки бакчачылык һәм яшелчәчелек белән күбрәк өлкән яшьтәгеләр шөгыльләнә, ә аларга 12 майга кадәр өйдә тору режимы игълан ителде. Тик сату бүлегенең яшь һәм булдыклы хезмәткәрләре бу хәлдән чыгу юлын тапканнар – интернет буенча сату оештырганнар. Алар заказларны кабул иткәннән соң товарны, барлык санитар-эпидемиологик чараларны үтәп, өйгә кадәр китереп биргәннәр. Утырту материалларын Чишмә буенча гына түгел, Әлшәй, Уфа һәм Благовар районнарына да илткәннәр.
Быел традиция буенча чәчәк үсентеләре – бәрхет гөл, циния, виола, цинерария, биш төр петуния дә үстергәннәр. Аларны Чишмә районы предприятиеләре сатып алган, шуңа күрә җәй учреждениеләр тирә-юнен һәм район урамнарын питомник чәчәкләре бизәп торачак.
Предприятие шулай ук иртә һәм соң өлгерешле кәбестә, помидор һәм бакча җиләге үсентеләре сата.
– Киләчәкне күз уңында тотып эшлибез, сатып алучылар белән элемтәдә торабыз, үсентеләр белән проблема дисәләр, хәтта барып сәбәбен дә ачыклыйбыз. Клиентларыбыз белән күптәннән эшлибез, алар товарның сыйфатлы булуына ышанып, үсентеләрне ел саен бездән алалар. Хәтта Ырынбур өлкәсеннән дә шалтырату булды. Ул тарафларда сату ноктабыз булуы белән кызыксындылар.
Чая сатучылар безнең исем артына яшеренеп, Чишмә питомнигыннан, дип саталар икән, – ди директорның сәүдә буенча урынбасары Илдар Әсәдуллин.
Һичшиксез, Чишмә питомнигы үсентеләре – ул бренд. Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтик, барлык үсентеләрне питомникның үзеннән, шулай ук «Нур» сәүдә үзәгендә сатып алырга мөмкин, китереп бирү дә оештырылган.