Чишмэ
+19 °С
Облачно

Фотофакт

31 майда Чишмәдә кичкә таба яшен яшьнәп бозлы яңгыр яуды, бозлар эре чия зурлыгында иде.

Дөресен генә әйткәндә, мондый афәтне үз гомеремдә күргәнем булмады, тик 1986 елда да шулай булган иде, дип әйтүчеләр бар.
Ул вакытта чәчүлекләрнең бер өлеше зыян күрсә дә, уңышлы ел булган.
Әйткәндәй, әлеге юллар авторы бу көнне бер кызыклы күренешкә тап булды: халык бозлы яңгыр астында калган машиналары өчен борчылган вакытта, бер кызның баш өстенә папка куеп Дуслык проспекты буйлап ашыкмый гына китеп баруы аптырашта калдырды. Аның бу очракта югалып калмавына һәм курыкмавына көнләшергә генә кала.
Читайте нас