Чишмэ
-9 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
31 Май 2020, 14:05
Маллар көтүлеккә чыкты
Яз җитеп көннәр җылыта һәм үләннәр үсә башлагач, терлекчелек белән шөгыльләнүче кайбер хуҗалыклар малларны җәйге лагерьларга чыгара.
Анда көтүлекләре терлекчелек корылмаларыннан шактый еракта урнашкан хуҗалыклар мал асрый. «Башкир-агроинвест» җәмгыятенең Бишкәҗә сөт фермасы да шулай эшли, биредә сыерлар Дмитриевка авылы янындагы җәйге лагерьга күчерелгән.
– Безнең җәйге лагерь 15 майда эшли башлады. Фермада 720 баш мал асрала, шуларның 150се – савым сыеры, калганнары – яшь маллар. Без бозауларны туганнан алып үстерәбез, арытаба алар Түбән Тирмәгә озатыла, – диде ферма мөдире Рамил Яхин.
Җәйге лагерьда сыерлар көтүлеккә чыгарыр алдыннан иртәнге алтыда һәм аннан соң кичке алтыда савыла. Аларны дүрт савучы һәм дүрт терлекче карый, мал табибы һәм ясалма орлыкландыручы бар. Хисапчы-лаборант Филзә Гәрәева контроль савым ясый, сөтнең майлылыгын һәм башка параметрларга туры килүен тикшерә. Әгәр сыер ун литрдан кимрәк сөт бирсә һәм аның майлылыгы 3,5 проценттан кимрәк булса, ул бракка чыгарыла. Ә 15–20 литрдан күбрәк сөт биргән сыерларның бозаулары нәселгә калдырыла. Савылган сөт Благовар районының Моисеев май заводына озатыла.
– Тәүлегенә 2500 тонна сөт савыла, июнь-июль айларында ул 3 мең тоннага кадәр җитә. Төнгелеккә силос һәм шуңа өстәп һәр литр сөт исәбеннән 700 грамм, ягъни тәүлегенә 7–8 килограмм чамасы фураж бирәбез. Июньдә ашлык фуражы бирүне киметәбез һәм яшел үлән ашата башлыйбыз, – дип ассызыклады Рамил Нәҗип улы.
– Сыер савучыларыбызның барысы да – Наталья Габитова, Гөлнара Фәйзуллина, Фәнидә Хаҗиева һәм Нурия Галәветдинова намуслы хезмәт куя. Беркемне дә аерып әйтә алмыйм.
Сыерлар августтан февральгә кадәр актив бозаулый. Биредә аларны турлап бозаулату ысулы кулланыла: мәсәлән, августта бозаулаган сыерларны 45 көннән соң бер үк вакытта ясалма ор-лыкландыралар.
Бишкәҗә сөт фермасының җәйге лагере сентябрь ахырына-октябрь башына кадәр эшләячәк, аннары терлекләр янәдән фермаларга кайтарылачак.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль 2024, 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль 2024, 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль 2024, 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"