Чишмэ
-20 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

«Сулпылар» беренче дәрәҗә дипломга лаек булды

Һәр балага сәләтен үстерү өчен мөмкинлек бирелергә тиеш, дип саный Караякуп мәктәбенең «Сулпылар» фольклор-театр коллективы җитәкчесе Наилә Мусина.

Ул 1994 елдан башлап Верхний хуторы мәктәбендә һәм 2007 елдан Караякуп мәктәбендә Пионерлар һәм укучылар йорты карамагындагы театр түгәрәген алып бара. Бу вакыт эчендә алар башкорт халкының «чишмә юлы», «бишектуй», җыен кебек гореф-гадәтләрен, шулай ук шагыйрьләрнең һәм язучыларның юбилейларына багышланган бик күп бәйрәмнәрне сәхнәләштереп күрсәткәннәр. Югары категорияле укытучы Наилә Наил кызы сценарийларның күбесен үзе яза, ә бу – тоташ бер тикшеренү эше. Сәет Исмәгыйлевның юбилеена ул «Сәет сүзе – безнең өчен якты юл» дип аталган әдәби-музыкаль композиция әзерләгән, ул «Башкортстан укытучысы» журналында да бастырылган.
«Сулпылар» коллективы «Башкортстан энҗесе» театр-фольклор төркемнәренең районнарда үткән бәйге-фестивальләрендә күп еллар рәттән призлы урыннар яулаган һәм Гафури, Кырмыскалы, Авыргазы, Миякә районнарына төбәк этапларга барган. Әлшәй районында үткән республика бәйгесендә алар район данын яклап чыгыш ясаганнар һәм бүләккә палатка алганнар.
– Халык шагыйре Мостай Кәримнең 100 еллык юбилеена багышлап, «Озын-озак балачак» повесте буенча «Олы инәй саубуллаша» спектаклен әзерләдек. «Мәктәп театры сезоннары-2019» Бөтенрәсәй мәдәни-белем бирү онлайн-проектында «Сулпылар» 58 коллектив арасында беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. Бу – барлык укытучылар коллективының казанышы, ата-аналар канәгать, – дип шатлыгы белән уртаклашты Наилә Наил кызы. – Балалар бик теләп шөгыльләнәләр һәм чыгыш ясыйлар. Мәктәптә бер генә чара да – ата-аналар җыелышы яки мәктәп бәйрәмнәре булсынмы ул, яшь артистлардан башка узмый. Балалар да бик тырышалар. Уку елы башында театр түгәрәгенә йөрергә теләүчеләр күп була, әмма соңыннан иң тырышлар гына кала, чөнки дәресләр җиңелдән түгел – сүзләр ятларга, хәрәкәт итә белергә кирәк. Театр түгәрәгенә йөрү сәнгатькә гашыйк булучыларга гомуми һәм интеллектуаль карашларын киңәйтергә, эш-гамәлләрнең эзлеклелегенә, башланган эшне ахырга кадәр җиткерә белергә өйрәтә, балалар бер-берсенә ярдәм кулы сузарга, үзара матур итеп аралашырга өйрәнә.
Читайте нас