Чишмэ
+32 °С
Ясно
Тат
Рус
Безнең тирә-як мохит
2 Мая 2020, 11:24
Медицина хезмәткәрләренә – «игелек пакетлары»
Шушы көннәрдә Чишмәгә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай вице-спикеры, «Бердәм Рәсәй» партиясенең Башкортстан бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров килде.
Аны Чишмә үзәк район дәваханәсенең баш табибы Камил Яппаров каршы алды. Рөстәм Әхмәдинуровның килүенең максаты – хәйрия ярдәме күрсәтү һәм Чишмә район дәваханәсе карамагындагы йогышлы авырулар госпитале эше белән танышу. Ул вахтада эшләгән һәм изоляциядә булган табиблар бригадасының хәле белән кызыксынды. Рөстәм Марат улы әлеге вакытта госпитальдә эшләүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләре белән скайп аша сөйләште, туклануның ничек оештырылуы, көнкүреш мәсьәләләрнең хәл ителүе, ял итү бүлмәләре, шәхси саклану чаралары, авыруларны дәвалау өчен кирәкле дарулар булуы белән кызыксынды. Медицина хезмәткәрләренә Башкортстанда җитештерелгән азык-төлек һәм җиләк-җимеш салынган «игелек пакетлары» тапшырды.
Республика әлеге вакытта эпидемиягә каршы көрәшнең алгы сызыгында булган табибларга һәм медицина хезмәткәрләренә ярдәм итәчәк, шул исәптән финанс ярдәм дә күрсәтеләчәк, дип ышандырды вице-спикер.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 Февраля 2024, 05:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 Февраля 2024, 07:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 Февраля 2024, 05:17
Туган телне белү мөһим
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"