Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
30 апрель 2020, 13:20

Йорт-курада маллар вагаймасын өчен...

Чишмә районының ветеринария станциясе сыерларны һәм таналарны ясалма орлыкландыру белән дә шөгыльләнә.

Надир Ибраев, Чишмә ветеринария станциясе мал табибы
Авыл халкының күбесенең кереме үз хуҗалыгында мал-туар асрауның нәтиҗәле булуына бәйле. Терлекчелек белән шөгыльләнү өчен бездә җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләргә була. Районда печәнлекләр дә, мал йөртү өчен көтүлекләр дә җитәрлек. Ә хуҗалыкларда маллар вагая, аларның нәселе бозыла, савымнар һәм артымнар кими. Сәбәбе нәрсәдә соң? Сәбәбе – генетикада. Дөресрәге, көтүлекнең генетик куәте начараюда. Халыкның үз хуҗалыгында үстергән үгезләрне көтүдә йөртүендә. Бу үгезләр еш кына көтүдә йөргән сыерлар һәм таналар белән бер нәселдән була. Алар нәсел буенча тапшырылучы генетик гариплекләр, туберкулез, лептоспироз, лейкоз, бруцеллез, трихомоноз, вибриоз, ринотрахеит кебек йогышлы чирләр тапшырырга ихтимал (кайберләре кешегә дә йога), чөнки көтүгә чыкканнан соң аларда йогышлы авыру барлыгын беркем дә тикшерми.
Кайбер торак пунктларда маллар көтүгә йөрми, ел әйләнәсенә бәйдә тора яки ихатада асрала. Бу очракта мал хуҗалары сыерын үгезгә яки ясалма орлыкландыруга алып бара ала.
Ясалма орлыкландыруның өстенлекләре дә бар:
– Бу очракта тикшерелгән үгезләрнең орлыгы гына алына, аны кулланганда малларга бернинди йогышлы авырулар күчми.
– Үгезләр тана бозауларга нәсел буенча югары продукция бирү куәтен тапшыра. Мондый үгезләрдән туган бозаулар сыер булгач, беренче елда ук тәүлегенә 25–30 килограмм һәм аннан да күбрәк сөт бирә, сөтләренең куелыгы 4,5%, аксым микъдары 3,4% була.
– Бозаулар тиз үсә, яшь маллар тәүлегенә уртача 800–1000 граммга кадәр арта. Савым сыерлары эре, зур җиленле була.
– Сыерларны ясалма орлыкландырганда сөт яки ит токымлы орлык сайлау мөмкинлеге бар.
– Мал табибы сыерның яки тананың сәламәтлеген тикшерә, бу үз вакытында ветеринария ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә.
– Сыерны ясалма орлыкландыру өчен алып килергә, шулай ук хуҗасының гаризасы буенча, барып орлыкландырырга да мөмкин.
– Тагын бер өстенлек бар, сездә булган барлык сыерларны бер көндә аталандырып була.
БР «Чишмә район ветеринария станциясе» учреждениесе карамагында малларны ясалма орлыкландыру пунктлары эшли. Анда түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итә аласыз: 8-960-396-3892 (Маргарита Долина, Чишмә ветеринария участогы), 8-937-153-6766 (Рамил Байбурин, Игнатовка ветеринария участогы), 8-965-660-2533 (Гамил Якшыголов, Шөнгәккүл ветеринария участогы).
Читайте нас: