Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
24 апрель 2020, 15:52
«Киек каз юлы» – яңа бию коллективы
Чишмә сәнгать мәктәбендә «Бусинка» һәм «Задоринка» кебек төрле хореографик коллективларда бию белән шөгыльләнергә була.
Күптән түгел биредә «Киек каз юлы» дип аталган тагын бер яшь коллектив барлыкка килде.
Аңа хореография бүлеге укытучысы Карина Мостафина җитәкчелек итә. «Киек каз юлы» коллективында биш яшьтән башлап барлыгы 65 бала шөгыльләнә. Аларның репертуарында 20гә якын бию композициясе бар, нигездә бу халык һәм эстрада биюләре.
– Коллективта һәр баланың сәләтен ачарга тырышабыз, алар үзләренең тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән уңышка ирешә. Бездә, һәрбер коллективтагы кебек, биергә теләсәң – кат-кат репетиция ясыйсың, килеп чыкмый икән, тагын аңлатабыз. Иң мөһиме – өметне өзмәскә һәм килеп чыкканчы кабатларга кирәк, – дип сөйләде Карина Әлфир кызы.
Коллектив халыкара һәм бөтенрәсәй акцияләрендә катнаша, халык алдында, мәктәп концертларында һәм районда үткән Җиңү бәйрәме, Халыкара хатын-кызлар көне кебек чараларда чыгыш ясый.
Аның сүзләренә караганда, коллектив өйдә тору режимында да эшли. Балалар белән ул видеоэлемтә аша аралаша һәм яңа бию хәрәкәтләре белән видеодәресләр үткәрә. Балалар өйдә үзләре шөгыльләнә, ә аннан соң биеп күрсәтеп, видеоязмалар җибәрә.
– Балалар сәхнәдә чыгыш ясап, команда белән эшләргә һәм коллективта җиңү яуларга өйрәнә, бик күп уңай тәэссоратлар ала, – дип билгеләп үтте Карина Мостафина.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Авыл хуҗалыгы
27 февраль , 10:56
Югары нәтиҗәгә өмет итеп
Район кешеләре
29 февраль , 12:55
Олимпиада турындагы хатирәләр
Төрлесеннән
22 февраль , 10:17
Туган телне белү мөһим
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы