Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
24 апрель 2020, 19:30

Агач утырт!

Торак пунктлар яшелләндерелә, агачлар утыртыла башлады.

25 апрельдән 30 майга кадәр узачак «Яшел Башкортстан» республика акциясендә барлык муниципалитетлар катнаша. Илдә булган хәлләргә бәйле рәвештә, акция халыкны җәлеп итмичә, бары тик районның коммуналь хезмәтләре һәм идарә итүче компанияләре көче белән генә үткәреләчәк. Поселок Советында акцияне үткәрүгә әзерлек турында хәбәр иттеләр.
– Утырту өчен агачлар әзер. «Ямь» җәмгыяте хезмәткәрләре көче белән шимбә көнне үк Шоссе, Төзелеш һәм Мостай Кәрим урамнарында агач утырта башларга ниятлибез, – диде поссовет башлыгы Азат Гайнуллин.
«Уфа урман хуҗалыгы» җәмгыятенең Чишмә участогында да һәр елдагыча агач утырталар. Чишмә участогы начальнигы Рәзит Хәмитов сүзләренә караганда, 2020 елда Ирек, Әмин, Бәрсүәнбаш, Сәйран һәм Сафар авыллары янында 18 гектар мәйданда агач үсентеләре утырту планлаштырыла.
– Шушы көннәрдә үзебезнең питомникта 45 мең нарат, чыршы һәм өч төрле тупыл үсентеләре әзерләдек. Бездә нибары биш хезмәткәр эшләвен исәпкә алсак, бу бик зур күләм. Ә бит аларны утыртырга гына түгел, тамыр алуын да күзәтеп торырга кирәк. Сүз уңаенда, питомникта агач үсентеләре ел саен чәчелә һәм утыртыла. Утырткан вакытта, һичшиксез, шәхси саклану чаралары кулланачакбыз һәм санитар аралыкны саклаячакбыз, – дип хәбәр итте ул.
Башка елларда урман утыртканда укучылар да, халык та җәлеп ителгән, өмәдә бик теләп катнашканнар. Әйтик, узган елда ярдәмгә Дмитриевка һәм Калмаш мәктәбе укучылары килгән.
Район халкы, өйдә тору режимы аркасында, бу акциядә катнаша алмаганга күрә, үз бакчаларында агач утыртсын иде, чөнки һәркем бала үстереп, йорт салып, агач утыртып, җир йөзендә үзеннән соң изге эз калдырырга тиеш.
Халык шулай ук районда үткән сәнгать бәйгеләрендә дә катнаша һәм социаль челтәрләрдә #ЗелёнаяБашкирияДом хештегы белән агачлар, бакчалар фотосурәтен урнаштыра ала.
Читайте нас: