Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 апрель 2020, 14:26

Һәркем волонтёр була ала

Чишмә районы халкы өйдә тору чорында өлкәннәргә һәм инвалидларга ярдәм итү өчен волонтерлар хәрәкәтенә актив кушыла.

– Волонтер булырга һәм коронавирус инфекциясе таралу шартларында өйдә калырга мәҗбүр булганнарга һәркем ярдәм итә ала, – дип хәбәр итте Чишмә районы хакимиятенең яшьләр эшләре буенча баш белгеч Ильвина Байбурина.
– Ирекле ярдәмченең шәхси транспорты булу мәҗбүри түгел, иң мөһиме – ярдәм итү теләге булсын. Волонтер булу өчен, мывместе2020.рф сайтында теркәлергә кирәк, анда өйрәтү курсы тәкъдим ителәчәк. Әлеге курста волонтерга тән температурасын ничек үлчәргә, үзең белән нәрсә алырга, ничек аралашырга кирәклеге һәм башкалар турында аңлатыла. 4 дәрестән һәм 10 сораудан торган курсны үткәннән соң волонтерга өйрәнчекләр курсын уңышлы үтүе турында сертификат бирелә. Уку тәмамланганнан соң ул волонтерлар төркеменә кушылу өчен минем белән элемтәгә керергә тиеш, – дип сөйләде Ильвина Инсаф кызы.
Ильвина Байбурина сүзләренә караганда, Чишмә районында өлкән яшьтәге кешеләргә кирәкле азык-төлек һәм дару чаралары сатып алуда, вак-төяк көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә (мәсәлән, чүп чыгаруда) ярдәм итүче 53 кеше волонтерлык хәрәкәтенә кушылган. Алар составына Чишмә районының Яшьләр гвардиясе, яшьләр советы вәкилләре, район халкы, шулай ук «Туклану үзәге» җәмгыяте һәм аның базасында урнашкан колл-үзәк вәкилләре керә.
– Без дә районның актив яшьләре һәм башка оешмалар кебек, читтә калмадык һәм волонтерлык хәрәкәтенә кушылдык. Колл-үзәктә чиратлап кизү торабыз, кемдер элемтәдә тора һәм телефоннан шалтыратуларны кабул итә, ә кемдер азык-төлек, дарулар ташый, – дип сөйләде яшьләр советы рәисе Александр Иванов.
Читайте нас: