Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 апрель 2020, 19:47

Китапханәләр цифрлы форматка күчә

Чишмә район китапханәсе өйдә тору режимы игълан ителгәнче үк цифрлаштыру һәм китап укучылар белән электрон элемтәләрне җайга салу эшен башлап җибәргән иде.

Район китапханәсе сайты, Келәш авылы китапханәсе – Мостай Кәримнең әдәби мирасы буенча мәгълүмат үзәге һәм Шөнгәккүл авылындагы модельле китапханәнең балалар һәм үсмерләрне экологик тәрбияләү буенча «Балалар. Экология. Киләчәк» сайтлары актив эш алып бара.
Район китапханәсе директоры Илүзә Гыйбадуллина сүзләренә караганда, бу сайтлар һәм район китапханәчеләренең социаль челтәрләрдәге 20дән артык сәхифәсе әлеге вакытта видеолекторийлар, презентацияләр, үткәрелгән чаралар материалларын куеп, укучылар белән элемтәдә тора.
– Бүгенге көндә шигырь укучылар бәйгесе игълан ителгән, сугыш турында китаплар уку проект-марафонын башлап җибәрдек, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Көт мине, һәм мин кайтырмын» акциясенә кушылдык. Актив укучыларыбыз видеоязмалар җибәрделәр дә инде. Мәсәлән, Әмин авылыннан Әлфия Билалова Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» циклыннан шигырьләр укып видео җибәргән, Ибраһим авылы китапханәсенең ватанпәрвәрлек клубына йөрүче үсмерләр Константин Симоновның шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Әйткәндәй, без өйдә тору режимына кадәр, ягъни февраль-март айларында, мәктәп укучылары арасында өч яшь төркемендә «Сугыш турында шигырьләр сөйлибез» дигән онлайн-бәйге үткәрдек, анда 80нән артык бала катнашты. Бәйгедә Линара Ялаева (7–9 яшьлекләр арасында), Радмир Яхин һәм София Куличевская (10–12 яшь) һәм Диора Мансурова (үсмерләр арасында) җиңү яулады. Тәҗрибәбез бар, чөнки өч ел рәттән М. Кәрим иҗаты буенча төбәкара онлайн-бәйге оештырдык, анда 600дән артык кеше катнашты. Шулай ук китап уку акцияләренә кушылырга, якташ язучыларның библиографик язмалары һәм электрон китаплары белән танышырга мөмкин, чөнки Келәш авылының модельле китапханәсендә китапларны цифрлы форматка күчерү станогы бар. Бу эшне без халык шагыйре Мостай Кәрим әсәрләреннән башладык.
Хәзерге заманда китапханәләрнең күпчелеге өчен үз фондларын цифрлаштыру һәм мәгълүматлар базасының электрон күчермәләрен тутыру көнүзәк бурыч булып тора.
Фото: https://roskomsvoboda.org/
Читайте нас: