Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
19 апрель 2020, 15:26

Коронавируска каршы чараларсыз булмый

8 апрельдән Башкортстан предприятиеләренең бер өлеше эшли башлады, ә моңа кадәр алар өчен 30 марттан соң эшләми торган көннәр игълан ителгән иде.

Әмма республика Башлыгы Р. Хәбиров, кайбер предприятиеләрдә санитар-эпидемиологик таләпләрнең үтәлмәве сәбәпле, контрольлек итү өчен ведомствоара комиссия булдырырга кушты.
Чишмә районы хакимияте карамагында да шундый ук комиссия төзелде. Комиссия әгъзасы Илдар Әсәдуллин Чишмә хладокомбинатын коронавирус таралуга каршы чараларны үтәү буенча үрнәкле оешмаларның берсе буларак билгеләп үтте.
Район гәзите хәбәрчесе моны үз сүзләре белән барып күрергә булды.
Биредә ишек төбеннән үк предприятиедә мотлак рәвештә битлек киеп йөрергә кирәклеге турында язып эленгән белдерү күзгә чалынды.
– Безнең хладокомбинатка бөтен Рәсәйдән машиналар килә һәм, шоферлар белән аралашуны киметү һәм хезмәткәрләргә авыру йокмасын өчен курьерлык хезмәте булдырдык. Ягъни, килгән шофер машинадан чыкмый, документларга бәйле бөтен эшне безнең курьер башкара, – диде «Хладокомбинат» җәмгыятенең баш инженеры Виктор Захаров.
Шулай ук хезмәткәрләр һәм килүчеләр аякларын сөртеп керсен өчен хладокомбинат территориясендә урнашкан барлык биналарның ишек төбенә йогышсызландыручы сыекча сеңдерелгән маталар җәелгән.
– Мин биналарның норматив буенча: ике сәгатькә бер тапкыр юылуын һәм җилләтелүен тикшереп торам. Маталарга да йогышсызландыручы сыекчаны даими сибеп торабыз. Биналарны эшкәртү өчен 5%лы хлорамин, ә кулларны эшкәртү өчен 70%лы спирт эремәсе кулланабыз, – дип ассызыклады Чишмә районының ветеринария станциясе табибы Резеда Мирсәетова.
Эш көне башланыр алдыннан каравылчы һәр хезмәткәрнең тән температурасын контактсыз термометр белән, температура югары булса, тагын бер тапкыр терекөмешле гади термометр белән үлчи. Куллар йогышсызландыру чарасы белән эшкәртелә. Эстакада, цехлар буйлап үттек, барлык эшчеләр дә битлек һәм перчатка кигәннәр иде.
– Бездән тыш биредә арендаторлар да бар, көн саен 120ләп кеше эшкә килә. Аларның барысы да коронавирусны кисәтү чараларын үти. Предприятиедә эш бер көнгә дә тукталмады, чөнки без азык-төлек белән бәйле, кибетләрне продукция белән тәэмин итәбез. Хезмәткәрләргә эшкә килү һәм өйгә кайту өчен билгеләнгән үрнәктәге белешмәләр бирелде, – диде Виктор Петрович.
Хладокомбинат предприятиесендә коронавирус таралуны кисәтү чараларына, чынлап та, җитди карыйлар. Башка предприятиеләргә дә алардан үрнәк алырга кирәк.
Читайте нас: