Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
17 апрель 2020, 15:36

Балалар бакчаларында дежур төркемнәр ачылды

Дүшәмбе, 13 апрельдән, Чишмә районы балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшли башлады.

Беренче чиратта ул бу көннәрдә әтисе дә, әнисе дә эшләргә мәҗбүр булган сабыйларны карау өчен ачылды. Мондый төркемнәр Чишмә поселогының «Светлячок» (13 апрельгә алты бала иде), «Каенкай» (6), «Чишмәкәй» (2), «Кояшкай» (10), шулай ук Чишмә авылының «Сабый» (8), Ярминең «Салават күпере» (2), Алкин-2 авылының «Әкият» балалар бакчаларында оештырылды.
Чишмә районының мәгариф идарәлегендә билгеләп үтүләренчә, эш графигы элеккечә калган. Барлык саклык чаралары үтәлә: ата-аналар өйдә балаларының тән температурасын үлчи, балалар бакчасында сабыйлар бусагадан ук кабул ителә, хезмәткәрләр һәм әти-әниләр барысы да битлекләр һәм перчаткалар кия.
Читайте нас: