Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 апрель 2020, 12:29

Көнүзәк мәсьәлә – юлларны ремонтлау

Чишмә поселогында менә инде икенче атна юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре бара.

Яз җиткәч, карлар эрегәч поселоктагы юлларның җимереклеге күренә башлады. Социаль челтәрләрдә шул турыда ризасызлык белдереп язучылар җитәрлек: кемдер аны кер тактасы, кемдер бомбага тотылган юллар белән чагыштырды.
Белгечләр аңлатуынча, быелгы кышның һава торышы да юлларга начар йогынты ясады. Температура бер төште, бер менде – җылы көннәр, яңгыр, җепшек кар, бозлавык, боларның барысы да юл катламына зыян китерде. Асфальт юл өслеге тишекле-тишекле, көндез анда су тула, ә төнлә ул туңа, өслекне киңәйтә һәм җимерә.
– 2020 елда «Ямь» җәмгыяте белән Чишмә поселогының урындагы әһәмияттәге автомобиль юлларын ремонтлау һәм карау буенча муниципаль контракт төзелде. Сметада юллар ремонтланырга тиешле 1200 квадрат метр мәйдан билгеләнде. Үткән атнада Чернышевский урамында якынча 20 тонна асфальт җәелде, – дип хәбәр итте Чишмә поссоветы шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Булат Вәлиуллин.
Аның сүзләренә караганда, беренче эш итеп юллар тикшерелгән, булган чокыр-чакырлар һәм аларга асфальт салу чыгымнары исәпләнгән. Поселокның асфальт салынган барлык урамнарында юллардагы чокыр-чакырларны ямау планлаштырыла.
Бу эшне башкарганда башта юл өслеге әзерләнә: иске асфальт алына һәм ул урынга битум, аннары кайнар асфальт салына һәм каток белән тигезләнә. Асфальт белән Чишмә юл-ремонтлау идарәлеге тәэмин итә.
– Киров урамында һәм Чернышевский урамының бер өлешендә (Ленин урамыннан Киров урамына кадәр) эшләр тәмамланган. Әлеге вакытта Киров, Беренче май урамнарында чокыр-чакырлар ремонтлана. Аннан соң Төзүчеләр, Ленин, Гыйззәтуллин, Типография урамнарында эш дәвам итәчәк. Поселок үзәгендәге юлларны май башларына ремонтлап бетерергә ниятлибез, шуннан соң Тәҗрибә хуҗалыгы, Елга аръягы, Парк урамына һәм башка бистәләргә күчәчәкбез, – дип билгеләп үтте «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Ринат Мөслимов.
Чернышевский һәм Ленин урамнарында юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау эшләре төгәлләнде. Биредә асфальт юлның бик нык тузуы кыенлыклар тудырды.
Район территориясендә муниципальара әһәмияттәге юлларны ремонтлау белән Чишмә юл төзү-ремонтлау идарәлеге шөгыльләнә. Әлеге вакытта ул Уфа – Чишмә, Караякуп – Питрәй юлларын һәм Ар авылы янында юлларны ремонтлау һәм асфальт салу эшләре алып барыла.
Читайте нас: