Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
15 апрель 2020, 16:32

«Инцидент» күзәтә

Социаль челтәрләрдә республика Башлыгы һәм район хакимияте башлыгы аккаунтларына Чишмә районы халкыннан теге яисә бу проблеманы хәл итү үтенече белән мөрәҗәгатьләр килә.

Әюпова: Без Чишмәдә, Яшьләр бистәсендә яшибез. Безнең балалар мәйданчыгы янына чүплек урнашуга 10 елдан арткандыр. Бик ямьсез һәм күңелсез. Чүплекне биредән алсыннар иде, дип күп тапкыр хакимияткә мөрәҗәгать иттек, әмма вәгъдә генә бирәләр. Зинһар өчен ярдәм итегез. Балалар мәйданчыгында йомшак түшәмә булсын иде, ә чүп контейнерлары алынса, бу урынга хоккей мәйданчыгы да куеп булмас иде микән. Башка бистәләрдә алар бар, тик балаларга анда йөрергә ерак.
Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов:
Чишмә поссоветы хакимияте башлыгы Азат Гайнуллин биргән мәгълүматлар буенча, 2020 елда Чишмә поселогының Кыр урамында контейнер мәйданчыгы алыначак, ә бистәдән чыгу юлында ике яңа контейнер мәйданчыгы төзеләчәк. Бу эшләр быел җәй башкарылачак. Кыр урамында контейнер мәйданчыгы янындагы чүп-чар өеме 2020 елның 15 гыйнварында түгелде. Яшьләр бистәсендә яшәүчеләрнең барлык чүп-чарны контейнерларга салуын сорыйбыз. Бистәдәге балалар мәйданчыгына килгәндә исә, ул 2018 елда «Анык эшләр» партия проекты буенча урнаштырылган, аның йомшак түшәмәсе юк һәм аны кую планлаштырылмый. Хоккей тартмасына килсәк. Чишмәнең Яшьләр бистәсендә ул әлегә юк, әмма аны киләчәктә куярга планлаштырабыз.
Читайте нас: