Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
11 апрель 2020, 13:20

Һәрвакыт шөгыль табарга була...

Өйдә тору күпләрне туйдырып бетерде. Фильмнар кат-кат каралды, йокы туйды, өйдә тагын нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкин соң?

Әмма чишмәлеләрнең барысы да мондый пассив түгел икән. Мәсәлән, «Солнышко» балалар бакчасына йөрүче дүрт яшьлек Эсмира Абдрахманова, якшәмбедән кала, һәр көн ике сәгать дәвамында Zоом кушымтасы аша видеоэлемтә буенча тренерлары ярдәмендә нәфис гимнастика белән шөгыльләнә.
– Тренерлар хәтта өй шартларында үткән күнекмәләрдә дә тышкы кыяфәткә игътибар итәләр һәм гимнастика белән шөгыльләнү өчен махсус костюм киюне таләп итәләр. Шулай ук чәчләр мотлак рәвештә җыеп куелырга тиеш. Туп белән кыршауның да янәшәдә булуы мөһим. Без күнекмәләр ясау өчен бөтен бүлмәне диярлек бушаттык, – ди кызның әнисе Нурия.
Күнегүләрне Чишмәдән тренер Л. Омарова белән хореограф Р. Рәхимова, һәм Уфадан тренер А. Фәизова үткәрә. Дәрес конференцияләр рәвешендә үтә, тренерлар балаларның барысын да, ә кызлар аларны да, бер-берсен дә күрәләр.
– Башта авыррак булды, төшенеп бетә алмадык, балалар, бигрәк тә кечкенәләр болай шөгыльләнергә бик теләмәделәр. Хәзер өйрәнеп киттеләр инде. Кызыбыз нәфис гимнастикага икенче ел йөри, бу аңа бик ошый, хәтта өйдә дә биеп йөри, – диде кызның әнисе. – Элек, гадәти көннәрдә, гимнастика залына эштән соң бара идек, дәресләр кичке 7дән 9га кадәр үтә иде, хәзер менә шулай читтән торып шөгыльләнәбез.
Нурия Абдрахманова озак вакыт күнегү ясамагач мускулларның катуын, шуңа күрә күнегүләрне көн саен эшләү зарурлыгын аңлатты. Озак вакыт шөгыльләнмәгәч, элек җиңел бирелгән күнекмәләрдән соң көчле авыртулар барлыкка килергә ихтимал.
Әйткәндәй, Эсмира нәфис гимнастика буенча республика беренчелегендә катнашып, яшьтәшләре арасында беренче урын да алган.
* * *
Рәмилә Зәкиева
Изоляциядә торган вакытта өйдә ремонт ясау яхшы шөгыль, дип саный кайберәүләр.
– Берничә ай элек кече улыбыз йортын төзеп бетереп гаиләсе белән шунда күченде, нәкъ Яңа ел алдыннан өй туе үткәрделәр, – дип сөйләде Чишмә поселогында яшәүче Альфред И. – Йортны яңадан планлаштырырга һәм ремонт ясарга булдык. Төзелеш материаллары сатып алдык... Шуннан соң эшләр тукталып калды. Әле вакыт, әле көч җитмәде: яшь тә үзенекен итә, эшем дә җиңел түгел – тракторчымын. Тагын бер каршылык бар: хатыным белән икебезнең дә өйдә булу кирәк. Эш шунда ки, безнең гаиләдә төзелеш эшләре барганда хатыным «прораб». Аннан башка гына берәр нәрсә эшләсәм, ошатмавы бар, һәм яңадан эшләргә туры киләчәк.
Изоляциядә торганда беренче көнне ял иттек – телевизор карадык, йокы туйдырдык. Икенче көнне ремонт эшлисе барлыгын искә төшердек, һәм эш кайный башлады.
Хәзер безнең кием-салым элү өчен аерым бүлмәбез, уңайлы һәм иркен залыбыз бар.
Читайте нас: