Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Чисталык – сәламәтлек нигезе

26 мартта республика һәм Чишмә районы территориясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән булдырылган икенче Чисталык көне үткәрелде.

Шимбә өмәсе һәрвакыт файдага гына, чөнки, халык әйтмешли, «Чиста яшәү – сәламәт булу!». Бу көнне дә кибетләр, мәктәпләр, авыл Советлары һәм районның башка оешмалары хезмәткәрләре гомумреспублика өмәсендә катнаштылар.
– Барыбыз да чыкмадык, хезмәткәрләрнең кайберләре китапханәдә китап укучыларга хезмәт күрсәтергә калды, – дип уртаклаштылар үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре.
– Ә шимбә өмәсе – яхшы эш, дип саныйбыз, чөнки чисталык безне дә сөендерә, табигатьне дә саклыйбыз.
Оешмалар йорт яны территорияләрен чистарттылар, боз ваттылар һәм чүп-чар җыештырдылар.
– Шимбә өмәсе – изге эш, менә без дә бергәләшеп Чисталык көненә чыктык, – диде Чишмә Тарих-крайны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев.
Территорияләрне кардан һәм чүп-чардан санитар чистарту чараларында 1031 кеше, 25 техника берәмлеге катнашты. Бу көнне Чишмә районы территориясендә якынча 8,8 тонна чүп-чар җыелды.
Чисталык көнендә поселокның 92 һәм районның 266 оешмасы катнашты.
Читайте нас: