Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Кинотеатрлар, бассейннар ябыла…

Республикада коронавирус таралуга каршы көрәш буенча өстәмә чаралар күрелде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә үткән атналык оператив киңәшмәдә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар күрелүе турында хәбәр итте.
– Без күп кеше катнашлыгында үтүче чараларга килүчеләр санын 250дән 50гә кадәр киметәбез. Бу – беренчедән. Икенчедән, Башкортстан территориясендәге барлык бассейннар ябыла. Өченчедән, республикада пациентлар өчен Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе чигендә тагын ике обсерватор ачылды. Һәм дүртенче пункт: кинотеатрларның эшен туктатып торабыз, – диде Радий Хәбиров.
– Халыкның бу эшкә аңлап каравын сорыйм. Мәгариф учреждениеләрен, спорт секцияләрен япмыйбыз. Әмма барлык оешмаларда да санитар кагыйдәләрне тайпылышсыз үтәвегезне үтенәм.
Профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре төрле тармакларда күрелгән чаралар турында җентекләп сөйләде.
Аерып әйткәндә, Башкортстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Максим Забелин медицина учреждениеләренең максималь әзерлеге турында хәбәр итте. Төбәк дәваханәләре инфекцион юнәлешле 1 357 койка-урынны резервка куйган һәм хезмәткәрләрнең коронавирус инфекциясен йөртү ихтималлыгы югары булган кешеләр белән эшләү алгоритмын сынап караган. Көнүзәк мәсьәләләр буенча консультация алу өчен «кызу линия» (8 (347) 279-91-20) гамәлдә, 5 меңнән артык шалтырату эшкәртелгән инде.
Төбәкнең мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин язгы каникулдан соң мәктәпләрнең дистанцион укытуга күчүе турында сөйләде.
Балалар бакчалары һәм мәктәпкәчә мәгариф төркемнәре үз эшләрен карантин режимында, биналарны даими дезинфекцияләү, тәрбияләнүчеләрнең хәл-торышын диагностикалау, ата-аналар һәм анда эшләүчеләр белән санитар-аңлату эшләре алып бару белән үз эшен дәвам итәчәк. Башкортстан Башлыгы шулай ук БР Хөкүмәтенә өстәмә чыгымнарны исәпкә алып, республика бюджетын кабаттан карарга кушты.
– Без муниципалитетларда Республика адреслы инвестиция программасында булган кайбер социаль объектлар төзү вакытын күчерәчәкбез. Бу акчаларны икътисадка булышлык күрсәтүгә һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтәчәкбез, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. – Шуңа күрә, хөрмәтле башлыклар, малтабарлык сәгатьләре үткәрегез, инвесторлар белән актив эшләгез, кирәк булганда, проектларга өстәмә ярдәм күрсәтегез.
Читайте нас: