Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Җил тынды, һәм балкып кояш чыкты

Сафар Мәдәният йортында Нәүруз – астрономик кояш календаре буенча Яңа елны каршылау бәйрәме булды.

Бәйрәмне оештыручылар – Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче Фәридә Мансурова башта көннең бик җилле булуына борчылдылар. Төштән соң сәгать икеләрдә халык җыела башлады: яшьләр дә, өлкәннәр дә, күчтәнәчләр белән килгән хатын-кызлар, дәрестән соң Сафар мәктәбе укучылары да килеп җитте. Үз самавырлары белән барлык мәдәни чараларда актив катнашучы Мөнәвәрә һәм Миңнехан Габдуллиннар да читтә калмады, алар килгәч тә самавырларын кабызып җибәрделәр. Биредә аш һәм итле карабодай боткасы пеште.
Чарада яз турында шигырьләр яңгырады һәм бәйрәмнең гореф-гадәте буенча Нәүрузбикәне чакырдылар, ә ул мәйданга килеп чыккач, могҗиза булды – болытлар арасыннан кояш чыкты һәм җил тынды. Халык спорт ярышларында, төрле уеннарда, бәйгеләрдә катнашты, күңелле һәм моңлы җырлар, дәртле биюләр башкарды. Бәйрәмгә килгән кунаклар бик теләп шаян аттракционнарда катнаштылар: йомырка салынган кашык белән йөгерделәр, көянтә һәм сулы чиләк асып ярыштылар. Уен-көлке һәм шаяртулар күп булды! «Ахирәтләр» халык фольклор ансамбле дә чыгыш ясады, 8нче сыйныф укучысы, милләте буенча украин Сергей Мартыненко татар халык биюен башкарды, Әлифә Бикбулатова җитәкчелегендәге бию түгәрәгенә йөрегән 5–6нчы сыйныф кызлары төрле халыклар биюләрен күрсәттеләр.
Чара ахырында барысын да табынга чакырып, учакта пешкән ботка һәм самавырда кайнаган чәй белән сыйладылар.
Безнең белешмә
2009 елның 30 сентябрендә Нәүруз ЮНЕСКОның кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән.
21 март Халыкара Нәүруз – яз һәм яңа ел башлану бәйрәме буларак игълан ителгән.
Читайте нас: