Профессорлар Зөфәр Хәммәтдинов, Владимир Суханов, Михаил Кочуров, Лидия Фоменко һәм Виктор Кашлачев музыка классларында сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән аралаштылар һәм осталык класслары үткәрделәр. Концертлар залында студентлар белән берлектә концерт куйдылар, анда Башкортстанның атказанган һәм халык артисты Вахит Хызыров, «Метелица» рус халык уен кораллары ансамбле һәм махсус урта музыка колледжы укучылары катнашты.