Чишмэ
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гүзәл затларны котлап

Бәйрәмнәр

БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Айдар Якупов һәм районның хәрби комиссары Илфир Сәлимгәрәев Алкин-2дә 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасы хатын-кызларын – хәрби хезмәткәрләрне язның матур бәйрәме – 8 Март белән котладылар.
Уфаның сәнгать училищесы студентлары концерт номерлары белән чыгыш ясады.
* * *
Район Мәдәният сараенда тантаналы җыелыш узды, аның барышында район хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов гүзәл затларны бәйрәм белән котлады һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларга «1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел» юбилей медальләре тапшырды.
Аннан соң район Мәдәният сарае хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгать коллективлары катнашлыгында концерт булды.
Читайте нас: