Алар өчен бәйрәм концерты, визажистлар һәм парикмахерлар хезмәте әзерләнгән иде, медицина белгечләре (эндокринолог, гинеколог, психолог) кызыксындырган сораулар буенча консультацияләр бирделәр. Истәлеккә фотога төшү өчен «А-ля Прованс» фотозона оештырылды, экспертлар табын әзерләү, социаль челтәрләрдә катнашу һәм башкалар буенча осталык класслары үткәрделәр.
«Туклану үзәге» җәмгыятенең башкарма директоры Энҗе Әхмәдуллина әниләргә вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрүләрен теләде.
– Бу күңелле чара турында ватсаптагы «Наши детки» төркемендә белдем. Мин барлык осталык классларында булырга телим. Бу яхшы идея – әниләргә ял итәргә һәм матурланырга мөмкинлек бирә, мондый чаралар күбрәк булсын иде. Чөнки бәйрәмнәрнең күпчелеген балалар белән белән оештыралар, ә без болай да тәүлегенә 24 сәгать алар белән бергә, – дип уртаклашты ике үзенчәлекле бала үстерүче Регина Кәримова.