Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сәхнәдә – «Дуслык», «Күк Идел» һәм башкалар

Авыл биләмәләре арасында «Җырлаучы авыл» республика вокал иҗат бәйгесенең беренче сайлап алу туры тәмамланды.

Аның барышында авыл биләмәләрендә иң яхшы үзешчән коллективлар һәм вокалчыларны ачыкладылар.
25 февральдә Дурас авыл Мәдәният йортында Дурас, Әлбәй һәм Бүләкбаш авыл Мәдәният йортлары үзешчәннәре район Мәдәният сарае жюриена үз номерларын тәкъдим иттеләр. Рус, башкорт һәм татар милли киемнәрдәге үзешчән артистлар чыгыш ясарга әзерләнделәр. Китапханәдән шаян башкорт җыры сүзләре ишетелә – биредә «Дуслык» вокал ансамбленең репетициясе бара. Ансамбль җитәкчесе Гайшә Гобәйдуллина сүзләренә караганда, анда 12 кеше – укытучылар, тәрбиячеләр, югары сыйныф укучылары, пенсионерлар йөри. Иң өлкәне Миңсылу Шәйхелисламовага 74 яшь.
Дурас авылында тагын «Дуслык» мәктәп ансамбле һәм «Күк Идел» үзешчән, ике гаилә – кызы Камилла белән Гөлчәчәк Гайнуллина һәм кызлары Диана белән Азат һәм Айгөл Исмәгыйлевлар оештырган коллектив та бар. «Әлегә улыбызны гына үзебезнең ансамбльдә чыгыш ясарга үгетли алмыйбыз», – дип сөйләде Айгөл.
Ангелина Фәйзуллина һәм Эвелина Ибраһимова дуэт белән җырлыйлар. Пенза авылыннан Фәнзилә Абдуллина рус халык җырларын башкарырга ярата. «Уфада 8 Март исемендәге фабрикада эшләгәндә үзешчән сәнгатьтә катнаштым», – дип аңлатты үзенең мавыгуын. Әле ул курчаклар тегеп, аларны балалар учреждениеләренә тапшыра.
Клуб мөдире Филүзә Вәлитова сүзләренә караганда, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар авылдашлары алдында чыгыш ясарга яраталар, ә алар, үз чиратында, бик теләп йөри.
Читайте нас: