Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Ә без кышны озаттык!

Чишмә поселогы халкы һәм кунаклары Май чабуны бәйрәм иттеләр.

Көчле җил иссә дә, район Мәдәният сарае янында бик күп кеше – өлкәннәр дә, балалар да җыелган иде.
– Безгә Май чабу бәйрәменең кайсы көнне һәм кайда үткәрелүе турында әни әйтте, ул район Мәдәният сараеның хор түгәрәгенә йөри. Кызларыбыз Элина һәм Әминә белән ел саен бу чарада катнашабыз, алар бу көнне түземсезләнеп көтеп алалар. Әйткәндәй, әни дә биредә, әнә ул, – дип төртеп күрсәтте Гүзәл Низаметдинова чәчәкле шәлъяулык ябынган берничә хатын-кыз бии-бии җыр башкарган якка күрсәтеп.
Май чабу бәйрәме, һәрвакыттагыча, күңелле, уен-көлке белән үтте. Мәдәният сарае хезмәткәрләре чара барышында халыкның кәефен күтәрделәр, бәйрәм мохите булдырдылар.
Теләге булган һәркем кояшны символлаштыручы кызарып пешкән белен һәм татлы чәй белән сыйланды.
Аркан тартышкан урынга бик күп тамашачы җыелды, аларның күбесе бу уенда: өйләнмәгән егетләр өйләнгән ирләргә, кызлар малайларга каршы һ. б. катнашты да әле. Бәйгене оештыручы: «Кызлар, бирешмәгез! Сез бит көчле!» дигән сүзләр белән җиңелүчеләргә көч-куәт биреп торды.
Әти-әниләр балалары утырган чанага җигелеп узыштылар, егылучылар да булды. Әмма ярышлар кызган мәлдә моңа беркем дә игътибар итмәде. Балалар мәргәнлектә көч сынашты – тупны ыргытып кыршауга кертергә кирәк иде. Мендәр белән көрәш иң кызыклы ярышларның берсе булды. Җанатарлар, мөгаен, катнашучының туганнарыдыр: «Ныграк бәр!», «Бер-берегезгә якынрак утырыгыз!», «Әйдә, туп-туры сук!», – дип көч биреп тордылар.
Халык рәхәтләнеп күңел ачты, Май чабу карачкысы тирәли әйлән-бәйлән йөреде. Дәртләндергеч рус көйләреннән һәм җиңелчә генә февраль салкыныннан аяклар үзеннән-үзе бии башлады.
Ә бу бәйрәмнең иң күңелле һәм мавыктыргыч мизгеле нинди, дип уйлыйсыз? Әлбәттә, карачкы яндыру!
– Мотлак яндырырга кирәк, бу гореф-гадәт ата-бабалардан килә. Шулай итеп без кышны гына куып калмыйбыз, авырулардан һәм кайгы-хәсрәттән дә арынабыз, – дип ышандырды башкаларны хатын-кызларның берсе.
Бер сүз белән әйткәндә, Май чабу бәйрәме бик күңелле үтте!
Читайте нас: