Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Республика буйлап каргизәрләрдә

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган каргизәрләр экспедициясе тәмамланды.

Аны Рус география җәмгыятенең Башкортстан бүлеге, Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары, Мостай Кәрим исемендәге фонд, «Рада» спорт клубы оештырды. Экспедициянең инициаторы һәм җитәкчесе – Рус география җәмгыятенең Башкортстан буенча бүлегенең беренче урынбасары Вячеслав Аброщенко, катнашучылар арасында Дәүләт җыелышы депутатлары Владимир Нагорный һәм Руфинә Шаһапова бар.
Акция Телеүзәк янындагы мәйданда башланды, аннары катнашучылар Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм безнең районның Келәш авылына – Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең туган ягына юнәлделәр. Каргизәрләрдә экспедиция шул урыннан башланды да инде. Мостай Кәрим исемендәге фонд директоры, шагыйрьнең кызы Әлфия Кәримова һәм Дәүләт җыелышы депутаты Галина Ишмөхәммәтова Келәш авылында узган ватанпәрвәрлек акциясенең хөрмәтле кунаклары булдылар.
Делегацияне район Хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Чишмә районы мәгариф идарәлеге начальнигы Сөләйман Ваһапов, Келәш авылының мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре каршы алды. Мәдәният йорты янында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган мемориалга чәчәкләр салдылар. Келәш урта мәктәбе укучылары Мостай Кәрим шигырьләре буенча шигъри композиция белән чыгыш ясадылар.
Кунаклар Мәдәният йорты фойесында кызыклы экспозиция белән таныштылар, модельле китапханәдә булдылар. Залда аларга китапханә хезмәткәре Гөлфинә Ямалетдинованың Келәш авылы турында әзерләгән видеоязмасы күрсәтелде. Фильмда авыл фронтовиклары, әлеге вакытта аларның нәсел-нәсәбенең авылда ничек яшәве турында да бәян ителде.
Әлфия Мостафа кызы Келәш авылы халкының көчле рухлы булуы, авыр елларда да үзешчән сәнгатьтә катнашуы, тылда яраланган солдатларга ярдәм күрсәтүе, сугыш елларында укытучы булып эшләгән әнисе Рауза, әтисе исеменә ялгыш кара кәгазь килү тарихы, бу вакыйганың «Озын-озак балачак» повестендә тасвирлануы турында сөйләде. Авылдашларына кунакчыл булулары, сугышта катнашучыларны онытмаулары өчен рәхмәт белдерде.
Шуны искә алып узыйк, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим сугышның башыннан азагына кадәр катнаша, башта элемтәче, авыр яраланып госпитальдә ятканнан соң хәрби корреспондент була. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Белградны азат иткән өчен», «Будапештны алган өчен» һәм «Венаны алган өчен» медальләре белән бүләкләнә. Җиңүне Австриядә каршылый.
«Без халыкның батырлыгы, газаплары турында беркайчан да онытмаска тиешбез. Снарядлар һәм миналар гына ярылмады. Кешеләрнең йөрәкләре ярылды – фронтта да, тылда да. Менә шул ярылган йөрәкләр бәрабәренә җиңүгә ирештек. Моны онытырга ярамый, болар изге», – дигән иде кайчандыр Мостай Кәрим.
Бөек башкорт һәм Рәсәй классигының иҗади мирасында сугыш турында күңелләргә үтеп керерлек итеп язылган шигырьләр, поэмалар күп. «Ярлыкау», балалар өчен язылган «Безнең өйнең яме» повестьлары сугыш темасына багышланган. Мостай Кәримнең «Озын-озак балачак» әсәрендә, «Тормыш мизгелләре» очеркында, публицистикаларында һәм интервьюларында да сугыш темасы, хатирәләр, хәрби биографиясе чагыла.
Акциядә катнашучылар өч көндә Чишмә, Дәүләкән, Әлшәй һәм Миякә районнары – Бөек Ватан сугышы геройларының кече Туган ягы буенча 250 чакрым юл уздылар, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: