Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
25 февраль 2020, 17:52

Такмакларны үзебез язабыз

Башкортстанда 2020 елның 18 июленнән 1 августына кадәр исәп буенча алтынчы Бөтендөнья фольклориадасы үтәчәк. Республикада әлеге зур вакыйгага әзерлек бара.

Калмаш авылының «Куштирәк» халык ансамбле – халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына йөз ел тулу, республиканың йөз еллыгына багышланган «Тарих битләре» фестиваль-бәйгесендә район исеменнән чыгыш ясау, сабантуй кебек район чараларында катнашучы. Әлеге вакытта коллектив әгъзалары «Җырлаучы авыл» смотрына актив әзерләнә. Алар репертуарыбыз һәм ничек чыгыш ясавыбыз әлегә сер булып калсын, диделәр. Әмма бер-берсен бүлдереп үзешчән сәнгатьтә катнашучылар турында сөйләделәр.
Авыл клубы мөдире Рәмилә Вәлиева катнашучыларның исемлеген һәм чыгышларда төшкән фотоларны күрсәтте, ә Әлифә Уразмәтова һәм Клара Байкова: «Алия турында сөйләргә онытма, Роза турында да әйт», – дип исенә төшереп тордылар. Мөдир сүзләренә караганда, алар репетицияләргә актив йөрсәләр дә смотрларда барысы да катнаша алмый, чөнки кемдер эштә, кемдер укуда. Мәсәлән, Ильяс Байков (вакытсыз вафат булган гармунчы Вил Байковның улы) матур җырлый, чараларда катнаша, тик график буенча эшли. Зөлфия һәм Миңнира Карачуриналар драма түгәрәгендә актив катнашалар, репетицияләргә эштән соң гына килә алалар.
Гаиләләре белән йөрүчеләр дә бар. Болар – кызы Чулпан белән Эльвира Гобәйдуллина, ирле-хатынлы Әлифә һәм Наил Уразмәтовлар, абыйлы-энеле Ринат һәм Булат Мамаевлар. Пенсионерлар да бик актив. Раил Түләков гармунда уйный, Ләйлә Душанова, Ләүдә Хәмзина шигырьләр яза. Бәйрәмгә үзләре килә алмасалар, шигырьләрен берәрсе аша биреп җибәрәләр һәм Рәзифә Хөсниярова аларны сәхнәдә үзе укый.
Ансамбльдә катнашучыларның гаилә әгъзалары аларның мавыгуын аңлый. Мәсәлән, Клара Байкова белән Венера Карачуринаның тормыш иптәшләре аларның кешеләргә шатлык өләшүенә каршы түгел. Киресенчә, әйбәт кенә чыгыш ясасалар ярар иде, дип борчылып торалар.
Тик барысы да андый түгел шул. Катнашучыларның берсенә репетициягә йөрүдән туктарга туры килгән, чөнки ире каршы булган. Андыйларга бер сүз генә әйтергә мөмкин: талантны җиргә күмеп булмый, киресенчә, мавыгуы, сәхнәдә чыгыш ясардай сәләте бар, дип шатланырга гына кирәк. Ходай биргән сәләтең белән кешеләр алдында чыгыш ясау бәхет бит ул.
Әлеге коллективның үзенчәлеге нидә? Алар үзләре чыгарган такмакларны җырлауда. Мәсәлән, куштирәклеләр Калмаш авылында туып-үскән Әхәт Уразмәтовның (әйткәндәй, алар аның белән бик горурланалар), Чишмә сандугачы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева, халык чәчәне Сәет Исмәгыйлевнең юбилейларына багышланган район чараларында үзләре иҗат иткән такмакларны җырлаганнар, тамашачылар аларны бик җылы кабул иткән. Әйткәндәй, алар татар телендә генә түгел, русча такмаклар да язалар.
Үзләренең такмаклары белән төрле елларда «Әбиемнең сандыгы», «Чиста йорт – игелекле күршеләр» республика бәйгеләрендә чыгыш ясаганнар.
Юбилейлары булган авылдашларын да, һәркайсы өчен куплетлар уйлап чыгарып, концерт номерлары белән котлыйлар.
Авыл тарихына нигезләнеп авыл бәйрәмнәренә сценарийлар төзиләр. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Калмаш авылы яшьләре кичке уен үткәргәннәр. «Куштирәк» ансамблендә катнашучылар әлеге кичке уен турында олы яшьтәге авылдашларыннан тулы мәгълүмат җыеп, анда кем катнашуын, нинди җырлар башкарылуын, нинди уеннар уйналуын белеп, шул кичәне сәхнәләштереп күрсәткәннәр.
2019 ел коллектив өчен юбилей елы булган – алар үзләренә халык исеме бирелүнең 10 еллыгын билгеләп үткәннәр.
Безнең белешмә
17–26 февральдә «Җырлаучы авыл» бәйгесе смотрлары узачак. Ә 21 мартта район Мәдәният сараенда гала-концерт булачак. 25 мартта авыл берәмлекләре арасында «Җырлаучы авыл» бәйгесенең Чишмә һәм Уфа районнары смотры үтәчәк.
Читайте нас: