Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
22 февраль 2020, 12:33

Сәхнәдә «энҗеләр» чыгыш ясады

6 февральдә Пионерлар һәм укучылар йортында «Башкортстан энҗеләре» театр-фольклор төркемнәренең район дәрәҗәсендәге бәйге-фестивале булды. Анда җиде мәктәптән килгән коллективлар чыгыш ясады.

Катнашучыларның дулкынлануы фойеда ук сизелде. Соңгы әзерлек эшләре алып барылды. Милли киемдәге кызлар һәм малайлар киңәш сорап җитәкчеләре янына килделәр, кызлар яулыкларын һәм алъяпкычларын төзәткәләделәр. Ә поселокның беренче мәктәбе укучысы Ислам Юнысов: «Косилка, молотилка,сортировка, веялка...» дип җыр сүзләрен кабатлады.
Коллектив җитәкчеләренең фантазиясенә кайбер режиссерлар һәм сценарий язучылар да көнләшер иде – укучыларның чыгышлары шулкадәр үзенчәлекле булды. Бишенче мәктәп коллективы М. Кәримнең «Озын-озак балачак» драмасыннан өзек күрсәтте. Ә искемусалылар интервью формасын сайлап алган, анда хәзерге заман кызы Шәехзадә Бабичның мәңгелек кыйммәтләр турындагы фикерен белергә теләде. Ә Бабич (Нур Шәрәфетдинов) бик җанлы итеп һәм шигъри телдә җавап бирде. Гимназия укучылары җыр-бию белән «Аулак өй» күренешен сәхнәләштерделәр. Дурас мәктәбе укучыларының чыгышы «Дим батыры Әлибай» дип аталды, анда алар Дим башкортларының Пугачевка кушылуын сәхнәләштереп күрсәттеләр.
Менә беренче мәктәптән «Тамчылар» коллективында катнашучылар тамашачыларга басудагы урак чорын күрсәтеп, кулларына ураклар һәм тырмалар тотып сәхнәгә күтәрелделәр. Җитез кыз төшке аш әзерли. Аннан соң уракта катнашучылар үләнгә утырып тамак ялгыйлар. Яшьләр булган җирдә шаяру, такмаклар, мәкальләр, уен-көлке булмыймы соң?! «Тамчылар» гармунга кушылып җырладылар, биеделәр.
Фестиваль бездә талантлы балаларның күп булуын күрсәтте. Алар гармун уйныйлар, курайда моңлы көй сузалар, кубызда бию көйләре чиртәләр, өстәвенә артистларча чыгыш ясап, җырлыйлар, бииләр...
– Туган телегезне, үз халкыгызның гореф-гадәтләрен онытмагыз, – дип бәйгегә йомгак ясаганда балаларга үгет-нәсихәт бирде Пионерлар һәм укучылар йорты директоры Фәридә Илюшкина.
Театр-фольклор төркемнәрнең бәйге-фестивалендә беренче мәктәптән башкорт теле укытучысы Гизәр Әхмәтгәрәев җитәкчелегендәге «Тамчылар» коллективы җиңү яулады.
Читайте нас: