Чишмэ
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Безнең тирә-як мохит
13 февраль 2020, 16:19

«Ямь» җәмгыяте Чишмәне ямьле итә

Һәр чишмәленең өендә генә түгел, урамда да тәртип булуын күрәсе киләдер, мөгаен. Подъездлардагы һәм йорт яны территорияләрендәге тәртипне идарәче компания күзәтсә, Чишмә поселогын төзекләндерү белән «Ямь» җәмгыяте шөгыльләнә.

Оешмада барлыгы 55 хезмәткәр эшли. «Ямь» җәмгыяте балансында биш «Т-150», ике «МТЗ-82» тракторы, бер экскаватор-төягеч, автогрейдер, чүп ташучы биш машина, «КамАЗ»-үзбушаткыч, «КамАЗ» КО-806 (ком тарата, юлларны юа), ломовоз (зур һәм авыр калдыкларны ташый), асфальт җәйгеч, юл тыгызлагыч машиналар бар. 2019 елда урамнарны җыештыру өчен тузан-суырткыч «КамАЗ» сатып алынган.
– Узган 2019 ел безнең өчен тыныч, борчылуларсыз һәм уңышлы үтте. Хәзерге вакытта поселокта ботаклары сынып төшәргә яки аварга торган коры агачлар киселә. Халык поссоветка гариза яза, ә аннан безгә адреслар исемлеге җибәрелә. Күптән түгел әлеге төр эшчәнлек буенча узган торгларда җиңдек, – дип хәбәр итте «Ямь» җәмгыятенең баш инженеры Ринат Мөслимов.
«Ямь» хезмәткәрләренең ел буена башкарылырга тиешле эшләр исемлеге төзелгән. Гыйнвар, февраль һәм март айларында агач кисәләр, апрельдә чокыр-чакырларны ремонтларга керешәләр. Шул ук вакытта поселок Җиңү көненә актив әзерләнә: мемориалның тирә-юне тәртипкә китерелә, җыештырыла, себерелә, чәчәкләр утыртыла. Поселокны сабантуйга әзерләү: үлән чабу, коймаларны, Җиңү паркында рәшәткәлекләрне буяу өчен дә «Ямь» җәмгыяте җаваплы. Кышкы айларда башка мәшәкатьләр туа: әлеге оешма хезмәткәрләре Яңа ел шәһәрчеген төзү өчен елгадан боз кисә һәм Раштуада коену өчен бәке әзерли.
– Юлдагы чокыр-чакырларны ямау буенча эшләр җәй буена дәвам итә. Яз һәм көз район үзәге буйлап агачлар утыртабыз. Яз һәм җәй даими рәвештә җәмәгать урыннарында үскән куакларны тәртипкә китерәбез. Соңгы көннәрдә күпләп яуган карны чистартып өлгердек. Әмма Чишмә поселогы үсү, яңа бистәләр барлыкка килү сәбәпле, техника җитмәү сизелә. Тракторга бер бистәдәге юлларны тазартып чыгу өчен кайвакыт бер тәүлек вакыт кирәк, ул бу эшне төнлә сәгать 3тә башлый, һәм кич 6–7дә тәмамлый. Ә халык шул арада юлларның кардан чистартылмавына зарланып социаль челтәрләргә яза һәм поссоветка шалтырата, – диде Ринат Әдхәт улы.
Чүп-чар җыю белән дә «Ямь» җәмгыяте шөгыльләнә, һәм баш инженер чүп ташучы машиналар санын арттыру мөһимлеге турында сөйләде, чөнки хәзер авыл биләмәләрендәге чүп контейнерларын чистарту да аларга йөкләтелә.
Читайте нас: