Чишмэ
+20 °С
Облачно
Безнең тирә-як мохит
9 Февраля 2020, 13:11

Ветераннар хөрмәтенә

Үткән елда Караякуп авылында 2020 елда Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында катнашу мәсьәләсе буенча гражданнар җыелышлары узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда халык әлеге программа ярдәмендә авылның кайсы проблемасын иң беренче чиратта хәл итү мөмкинлеге турында фикер алышты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Караякуп авылының Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә стела ясау һәм аны урнаштыру (койма тоту һәм тирә-ягын төзекләндерү)» проекты сайланды. Җыелышка килгән караякуплылар Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы проектын финанслауда катнашырга бертавыштан риза булдылар.
Читайте нас